Accessibility links

сишәмбе, 17 октябрь 2017, Казан вакыты 21:53

Азатлык 1917 елда нәшер ителгән татар матбугаты, анда басылган мәкаләләр белән таныштыруны дәвам итә.

Кояш" газеты Казанда 1912 елның 10 декабреннән 1918 елның 29 мартына кадәр нәшер ителгән көндәлек басма. Баш мөхәррире - Зәкәрия Садретдинов, соңрак Г.Ногайбәков була. Газет XX гасыр башында татар китабын нәшер итеп сатучы иң эре сәүдә оешмасы хуҗалары, данлыклы бертуган Кәримовлар акчаларына чыга.

"Кояш" газеты, Казан
13 апрель 1917 ел (№1111)

Мөселман комитеты җыелышы

12 апрель Мөселман комитетының мәдрәсәи Мөхәммәдия бинасында гомуми җыелышы булып үтте. Бу мәҗлестә укытучылар да күп иде. Мәҗлес сәгать 5 ярымда Фуад әфәнде Туктаров рәисендә ачылып, аңар мәгавенлеккә Ильяс Алкин, сәркатиплеккә Галәметдин Шәрәф, Хәбибрахман Забирилар сайландылар.

Рәис яңа вәкилләрне күрсәтә, читтән килгән төрле телеграмларны укый. Каралачак мәсьәләләр:

  1. Комитетның сугышка карашы
  2. Шәһәр думасына кешеләр арттыру
  3. Төркистанга хәят җибәрү
  4. Мөселман комитетының комиссиясе тарафыннан эшләнеп, газеталарда үткән программаны карау
  5. Мөселман съездына кешеләр җибәрү

Мөселман комитеты курслары

Казанда Мөселман комитеты курслары – фәнни, иҗтимагый, сәяси мәсьәләләргә даир (багышланган) курслар 15 көнлек булачак. Курслар май эчендә гомум Мөселман съездыннан соң ачылачак. Курсларның 15 көннән янә тәкрар булуы (кабатлануы) өмет ителәдер. Түбәндә язылган программалар белән дәресләр укылачактыр.

1. Җир мәсьәләсе. Кыскача Яурупа вә колонияләрдәге тарих. Русиядәге тарих.
2. Җир мәсьәләсенең Русиядә хәзерге халәте. Җир мәсьәләсенә даир Русиядәге хәзерге сәяси партияләрнең максаты һәм программалары. Җир мәcьәләсен хәл итүгә даир бәгъзе мәшһүр галим вә сәясиләрнең фикерләре.
3. Җир мәсьәләсенә шәригатьнең нәзаре (төшенчәсе). Исалм тарихында җир мәсьәләсе. Ислам галимнәренең бу турыда фикерләре.
4. Русиянең төрек-татарлар яши торган кысымларында җирнең халәте. Төрек –татар тарихында җир мәсьәләсе.
5. Икътисадның әсас (нигез) нәзария һәм кануннары хакында мәгълүмат.
6. Эшчеләр мәсьәләсе. Яурупа вә колонияләрдә халәте
7. Социализм вә аның төрле нәзарияләре.
8. Русиянең ихтилальгә кадәрле булган хөкүмәт идарәсе. Ул вакытта төрле сыйныфларның хәле. Төрле милләтләрнең хәле вә аларга хөкүмәтнең мөнәсәбәте. Иске Русиядә милләтләр көрәше.
9. Хөкүмәтнең тәгърифе, захруры. Төрле хөкүмәт идарәләре үткәндә һәм хәзердә.
10. Монархия вә аңа тәнкыйть.
11. Җөмһүрият вә аларның төрләре.
12. Учредительное собранияләр вә аларның тарихлары.
13. Русиядә ихтилальләр вә аларга Русия мөселманнарның катышулары. 1917 ел ихтилале.
14. Инкыйлабтан соң Русиянең идарә рәвеше. Хөкүмәт вә аның составы. Министрлар вә аларның кайсының нинди партияләргә мөнәсәбәт булулары. Моңарчы мөселманнар файдасына эшләгән эшләре. Солдат һәм рабочий депутатларының советы. Башка организацияләр. Бездә булачак Учредительное собрание. Аңа сайлау рәвешләре. Безнең өчен сайлау тарихы. [...]
16. Милләт вә җир (территория).
17. Автономия вә җирсез автономия.
18. Милләтләрнең төрле хаким вә хакимиятләре. Аларның бер-берсенә мөнәсәбтләре. Дөньяда тигез милләтләр бармы?
19. Милләтләрнең инкыйразлары.
20. Милләтчелек һәм демократиянең бер-берсенә мөнәсәбәте. Милләтчелек һәм социализм.
21. Милләт көрәшләренең юллары. Парламент вә сайлауларда милләт көрәшләре. Яурупага аппеляция.
22. Русия мөселманнарының (шимал төрекләренең) Русиягә кушылулары вә аларның төрле кысынкылыклары тарихы.
23. Ирландияләрнең хөкүмәт сөрә торган инглиз сыйныфлары белән, Австрияләрнең нимесләр белән көрәше, Юнанларның Төркия белән көрәше, әрмән вә румларның Төркия хөкүмәте белән көрәше. [...]
26. Киләчәк Яурупа вә башка мәдәни җирләрдә милләтләрнең булачак төзелеш хәяте.
27. Хөкүмәт сөрә торган динләр, мәхкүм (икенчел) динләр, төрле мәмләкәтләрдә мәхкүм динләрнең идарәләре төзүләре. Русиядә Ислам диненең инкыйлабка кадәр идарәсе һәм киләчәктә ничек булу.
28. Хәзер үк учредительное собраниягә хәзерлек эшләре эшләргә тиешле эшләр.
29. Русиядәге хәзерге сәяси партияләрнең программалары вә аларның бер-берсенә мөнәсәбәтләре.
30. Казан мөселман комитетының төзелеше һәм аның программасы.
31. Хатын-кыз мәсьәләсе, гомум инсаният тарихында хатын-кызлар. Ислам тарихында, төрек-татар тарихында хатын-кыз. Хатын-кызларның Яурупада вә шәрыкътә хәзерге хәлләре һәм хокуклары.

Шул курсларга хәзер языла башларга мөмкин. Мөселман комитетының сәяси, иҗтимагый мәсьәләләргә даир рисаләләр нәшер эше мәдрәсәи Мөхәммәдиягә күчәчәк. Сәяси иҗтимагый мәсьәләләргә даир халкымызга файдалы китаплар вә рисаләләр язган, яисә язарга вә тәрҗемә кылырга уйлаган микъдар кешеләрнең шунда мөрәҗәгать кылулары үтенеләдер.

Мөдир: Г. Газизи

Ак чәчәк бәйрәме

29 апрель Казанда ел да ясала торган Ак чәчәк бәйрәме ясалачак. Шул мөнәсәбәт белән рус вә мөселман балалары катыш рәвештә Эрмитаж бакчасында зур бәйрәм ясалып, балаларга гаять кызыклы һәммә нәрсәләр эшләнәчәк. Бәйрәмгә иштиряк итү (катнашу) өчен, һәр баладан билет бәясе алынып, файдасы балалар приютына тотылачак.

Гарәп имласыннан кирил имласына Эльза Нәбиуллина күчерде

XS
SM
MD
LG