Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа коммунистлары 1 майны үзәктән читтә билгеләде


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Уфа коммунистлары xезмәт ияләренең халыкара теләктәшлек көнен тәүге тапкыр үзәктән читтә үткәрергә мәҗбүр булды.

Башка елларда бу көнне башкала коммунистлары шәһәрнең үзәгендә җыелып, тантаналы йөреш белән мэрия каршындагы Ленин һәйкәле янына килеп, урам җыены уздырса, быел хакимият аларга чараны үзәктә уздырырга рөхсәт бирмәү сәбәпле, коммунистлар шәһәр читендәге Черниковка бистәсендәге Химиклар мәдәният сарае янындагы мәйданга җыелды.

Бер төркем Җиңү паркы, икенче төркем Машина төзүчеләр мәдәният сарае янында җыелып, тантаналы йөреш белән Химиклар мәдәният сарае каршына килделәр. Тантаналы йөреш төркемнәрендә халык берничә дистәдән артмады. Тантаналы йөрештә катнашучылар урам җыены узарга тиешле вакытка алдан килү сәбәпле, чара билгеләнгән вакыттан алда узды. Йөрешләрдә катнашмый каршылык чарасына килүчеләр җыелганда, чара тәмамланган иде. Соңга калучылар мәйданда аптырап, берникадәр басып торганнан соң таралырга мәҗбүр булдылар. Җыенда ике йөзгә якын кеше катнашты. Чыгышларда коммуналь түләүләрне киметү, эш урыннарын һәм җитештерүне арттыру, бушлай медицина һәм белем бирүне таләп итүләр яңгырады.

Төп чыгышларның берсен Башкортстан коммунистлары башы Юнир Котлыгуҗин ясады:

Юнир Котлыгуҗин
Юнир Котлыгуҗин

“Узган сайлауларда Башкортстан коммунистлары барлыгы 67 канун бозу очрагын теркәде. Ләкин мәхкәләр безне якламый. Без алдагы сайлауларда сайлау комиссиясе әгъзаларын алыштырырга тиеш”.

Резолюциягә 7 ноябрьне ял көне дип игълан итү, алдагы башкала мэриясе каршындагы бәйрәмне Ленин һәйкәле янында уздыру, Уфада Сталинга һәйкәл кую кебек мәсъәләләр кертелде.

“Башкортстан коммунисты” гәзитенең элекке баш мөхәррире Мадриль Гафуров Азатлыкка фикерләре белән бүлеште:

Мадриль Гафуров
Мадриль Гафуров

“Элек Уфаның үзәк урамнары буйлап тынлы оркестр белән тантаналы йөрешләр уздыра идек. Быел беренче тапкыр бәйрәм шактый сүлпән узды. Моңа, беренчедән, хакимиятнең безне үзәктән читкә кууы сәбәпче булды. Көн матур, хакимияткә ризасызлар көннән-көн арта бара, чарада катнашучылар күп булмасын өчен безне читкә кудылар. Икенчедән, тантаналы йөрешләр тиз тәмамланып, алдан билгеләнгән вакытка халык җыелганчы чара беткән иде. Монысы фирка җитәкчелегенең яки булдыксызлыгы, яки хакимият белән килешеп, махсус шулай эшләүләре. Шунысы куандыра, фиркагә соңгы елларда яшьләр килә башлады. Коммунистлар фиркасенең максатлары изге – халык мәнфәтатенә эшләү, тигезлек булдыру. Фирка җитәкчеләре хакимият кесәсеннән чыкса, күтәрелеш булуы бик мөмкин дип уйлыйм”.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Уфа коммунистларыннан бер төркем башкаланың Яшел агачлык бистәсендә маевка уздырды.

Шул вакытта башкаланың һөнәр берлекләре дә урам җыены уздырды. Ул республиканың һөнәр берлекләре бинасы каршында узды. Чара “Лаеклы хезмәт хаклары, мәшгульлек һәм социаль яклаулар” шигаре астында үтте.

XS
SM
MD
LG