Accessibility links

Кайнар хәбәр

9 май – минем өчен бәйрәм түгел!


Нәкыйп Мөбәрәкҗанов (с) хәрби госпитальдә (1943-1944 ел булу мөмкин)
Нәкыйп Мөбәрәкҗанов (с) хәрби госпитальдә (1943-1944 ел булу мөмкин)

Әтинең: "Алдан немецлар ата, арттан үзебезнекеләр, шул сәбәпле алга барыла иде", дигән сүзләре истә калган.

9 май бәйрәме җитә дип шау бетә башладылар. Мин дусларыма Виктор Астафьевның "Прокляты и убиты" романын укырга киңәш итәм. Аны сугыш турында бердәнбер дөрес язылган әсәр дип тә әйтәләр. Мин аны укып бетерә алмадым. Өченче группа инвалид, бот төбеннән аяксыз килеш йөргән әтидән бик сорасалар, үтенсәләр дә аның сөйләргә теләмәгән нәрсәләрен мин бу романнан белдем.

Нәкыйп абый! Ветераннар күп сөйли, син ник берни сөйләмисең?

Урта Сабада әти янына гел кереп йөри торган иптәше Хәмзә абый бар иде. "Нәкыйп абый! Менә хәзер ветераннар күп сөйлиләр, син ник берни сөйләмисең, ничек сугышканыгыз турында сөйлә инде!" дия иде. Әти бераз кыеграк итеп елмая да, аннары сорау булмаган һәм ишетмәгән кыяфәт чыгара иде.

Сөйләмәүгә килгәндә, минемчә, ике сәбәп булгандыр. Ул сугыш дигән ләгънәт эчендә булганнар аны кабат искә төшерергә дә теләмәгәндер дип уйлыйм. Рухи яктан бу чынлыкка туры килә, сугыш ул кинода гына кызык, күңелле. Виктор Астафьев үз китабында сугышның штабтан күренешен түгел, аның чын йөзен ачкан. Мин аның геройларында әтине күреп укыдым, нәкъ менә шул сәбәпле укып бетерә алмадым. Йөрәкләр кысылды, үкси-үкси елыйм... Укудан туктадым, минем күңелем аңа чыдамады.

Бәлки, әтигә сөйләмәскә дигән берәр кәгазьгә кул куйдырганнадыр. Анысы да булу мөмкин. Тик ул турыда мин аның авызыннан ишетмәдем.

Әтием, Нәкыйп Мөбәрәкҗанов Саба районы Урта Саба авылында туа. Мин аның кайдан сугышка алынганын белми идем. Әмма Казанда ФЗӨдә (фабрика-завод өйрәнчекләре) укыган чак дип искә ала иде ул. Мин "Подвиг народа" сайтыннан гына аның ФЗӨдә укыган җиреннән 1942 елда сугышка Казанның Молотов хәрби комиссариатыннан алынуын белдем. Бу сайттагы документларны күргәч үкси-үкси еладым. Әле дә елап утырам менә. 18 яшьлек кенә малайлар булган бит алар! Әтиемне биткә чибәр, буй-сыны матур, юморист иде дип, аның шаяртуларын әле дә искә алалар. Авыл сәхнәсендә Хәлилне уйнап йөргән кеше ул.

Рәхәт тормыш ярты ел гына эләкте

Әтинең артиллериядән 3нче Беларус фронты җитәкчесе (командущие) Иван Черняховский штабына ничек сайланып алуы тәртибен төгәл хәрбиләрчә әйтә алмыйм. Рота тезелеп тора, командир: "Миен измичә сыер башын чаба алучылар бармы?" ди. Чыгучы юк. Чыгучы булмагач, әти: "Әйдәгез, мин тырышып карыйм", ди. Чабып күрсәтә.

Әти чынлап та утын булмасын, ит булмасын, ике тапкыр чаба, ике тапкырында да шул ук урынга суга иде. Аннан әтине Черняховский штабына алып китәләр. "Көн саен ми чабып алып бирә идем, әмма андый рәхәт тормыш ярты ел гына эләкте", дип сөйли иде ул. Бу хәлләр 1944 елның көзләре тирәсе булгандыр.

Черняховскийга исем фамилиясе белән дәшмиләр, "батька" дип кенә йөртүләрен әйтә иде. Аннары, ул чорда әтидән хатлар булмаган, әтинең абыйсы инде хәбәрсез юкка чыккан була. Әтидән дә хәбәр булмагач, әби белән бабай кайгыра башлыйлар. Күрәзәчегә баралар. Күрәзәче ул вакытта, бәлки тынычландырыр өчендер инде: "Улыгыз исән, ул сугышта түгел", дип әйткән.

Әти Беларус фронты Кенигсбергны (хәзер Калининград) алганда, 1945 елның 22 апрелендә яралана. 5 майда аягын кисәләр. Тәнендә яра эзләреннән буш җир аз иде. Аннары аның пышылдап кына: "Алдан немецлар ата, арттан үзебезнекеләр, шул сәбәпле алга барыла иде", әйткән сүзләре истә калган. Кемгә ничектер, 9 май минем өчен бәйрәм түгел!

Иркә Гәрәй
провизор, Казан

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG