Accessibility links

чәршәмбе, 16 август 2017, Казан вакыты 22:34

Чәршәмбегә каршы төндә Британия парламенты вакытыннан алда узачак сайлау алдыннан үз эшен туктатты.

Британия кануннарына ярашлы, сайлауга 25 эш көне кала парламентның эшчәнлеге тукталып тора, ә түбән пулат әгъзалары депутат статусын югалта. Алар Вестминстер сараендагы эш урыннарыннан берничә көн эчендә китәргә тиеш.

Чәршәмбе Британия премьер-министры Тереза Мэй патшабикә Елизавета-II янына барып, парламентның таратылуы һәм сайлау алды кампаниясенең башлануы турында хәбәр итәчәк.

18 апрельдә Тереза Мэй парламенттан сайлауны вакытыннан өч ел алдан уздыруны сорап мөрәҗәгать итте. Ул моны илнең Европа берлегеннән чыккан чорда Британиядә тотрыклылык саклау кирәклеге белән аңлатты. Сайлаудан нәтиҗәсендә консерваторлар җитәкчесе Мэй үзенең позициясен ныгытырга уйлый. Сайлау 8 июньгә билгеләнгән.

2016 елның җәендә британнар Европа берлегеннән чыгу өчен тавыш бирде. Британия Европа берлегеннән чыгучы беренче ил булачак.

XS
SM
MD
LG