"Кызганыч ки, җимерекләр астында калган барлык шахтерлар да һәлак булган", дип белдерде Иранның хезмәт һәм социаль тәэминат министры Али Рабии "Әл-Җәзирә" телеканалына.
Кызыл ярымай оешмасының Иран бүлеге коткаручылары җитәкчесе Шахин Фати сүзләренчә, алты кеше коткарылган, алар яралы.
Земестан-Юрт шахтасында шартау 3 майда булды. Шартлауга метан газы җыелу сәбәп булырга мөмкин, диелә.
Каза вакытында җир астында 500ләп кеше булган.