Accessibility links

җомга, 18 август 2017, Казан вакыты 05:59

"Русия белән Төркия арасында Сүрия мәсьәләсендә каршылыклар бар"


Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган (с) һәм Русия президенты Владимир Путин

Журналист Шаһидә Якуб сүзләренчә, Путин һәм Эрдоган 3 май Сочида үткән сөйләшүдә Сүрия мәсьәләсендә зур уңышка ирешә алмаган, чөнки Русия Бәшәр Асад ягында, ә Төркия - Сүрия оппозициясе тарафдары.

3 май Сочида Русия президенты Владимир Путин һәм Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган өч сәгатьтән артык сөйләшүләр үткәрде. Әлеге вакыт эчендә президентлар ике ил арасында чишелмәгән мәсьәләләрнең барсын да сөйләшеп, килешеп бетерә алдымы?

Путин сөйләшүдән соң булган матбугат очрашуында "Хәзер Русия-Төркия элемтәләрен җайга салу вакыты төгәлләнде дип өздереп әйтергә була", дип белдерде.

Ике президент 2017-2020 елга кадәр Русия-Төркия хезмәттәшлеге програмын тормышка ашыру үтәлешен тикшергән, Төркиядә беренче Аккую атом электр станциясен төзү, аңа 22 млрд сумлык Русия инвестицияләре кертү, "Төркия агымы" газүткәргечен салу эшләре турында да сөйләшкәннәр.

Путин (с) һәм Эрдоган очрашу алдыннан
Путин (с) һәм Эрдоган очрашу алдыннан

Әлеге очрашудан соң Төркия помидорларыннан кала ике ил арасында азык-төлеккә кара-каршы чикләүләрнең алыначагы билгеле булды. Путин май бәйрәмнәренә чит илләргә ялга барган русияле туристларның өчтән беренең Төркиягә киткәнлеген дә белдерде.

Президентлар икесе дә Сүриядәге вазгыять турында сөйләшүләр зур әһәмияткә ия икәнлекне әйтте. Азат Европа/Азатлык радиосының "Хәзерге заман" ("Настоящее время") телевидениесе журналисты Шаһидә Якуб фикеренчә, нәкъ Сүрия мәсьәләсендә Русия һәм Төркия арасында каршылыклар кала бирә. Азатлык ике президентның очрашуы, ике ил арасында каршылыклар турында Якуб белән сөйләште.

Шаһидә Якуб
Шаһидә Якуб

– Ничек улыйсыз, яклар бар мәсьәләләрдә дә килешә алды микән?

– Эрдоган бу юлы Русиягә килүендә элеккеләре белән чагыштырганда зуррак уңышка иреште дип уйлыйм. Яклар бер-берсенә карата кертелгән чикләүләрне күпмедер дәрәҗәдә чишә алды. Русия алга таба, мөгаен, Төркиянең авыл хуҗалыгы тауарларын чикләүләр исемлеген кыскартыр. Төркия шулай ук үз ягыннан аралар бозылгач Русия тауарларына куелган салым җыемнарын (пошлина) киметер. Элек Русия бодае, үсемлек мае һәм башка тауарларга ул 9 процент иде. Аралар бозылгач төрекләр 130 процентка кадәр күтәрде. Русия җитештерүчеләренә Төркия базары тулысынча ябылды дип тә әйтергә була.

Помидор мәсьәләсе әле дә чишелмичә кала. Элек помидор Төркиянең Русиягә экспортланган азык-төлегенең күп өлешен тәшкил итә иде. Путин һәм Эрдоган очрашуыннан соң да помидорлар Русия ягыннан булган чикләүләр исемлегендә калачак. Төркиядән помидор кертү тыелгач бу эшкә алынган Русиянең аграр хуҗалыклары чыгымнарын, алган кредитларын каплаганга кадәр бу мәсьәлә хәл ителмәс әле.

– Өч сәгатьләп сөйләшү вакытында Сүриядәге вазгыятькә иң күп вакытлары китте дип белдерелде, әмма "иминлек зоналары"ннан кала башка нечкәлекләр тәфсилләнмәде.

– Сүриядә хәл бик кискен тора. Очрашуның өч сәгатьтән артык сузылуы да сүзнең җитди булуына сигнал. Миңа калса, Путин һәм Эрдоган Сүрия мәсьәләсендә зур прогресска ирешә алмадылар. Ике президент та Сүриядә "иминлек зоналары" булдырылачак дип белдерде. Эрдоган аларның берсе Идлибтә булачак дип телгә алды. Минем аңлавымча, "иминлек зоналары" өстеннән авиациягә очу тыелачак. Без әлегә андый урыннарның күпме булачагын белмибез. Яклар әлеге сөйләшүдә шуннан да күбрәк алга китә алмады.

Русия Бәшәр Асад ягында, ә Төркия - Сүрия оппозициясе тарафдары

4 май Астанада Сүрия низагын җайлауга багышланган сөйләшүләрнең чираттагысы үтте. Әле 3 май көнне генә Төркия теләктәшлек күрсәткән Сүрия оппозициясе сөйләшүдә бүтән катнашмыйбыз дип белдергән иде. Ә 5 май оппозиция вәкилләре янә сөйләшүләргә килә. Күрәсең, президентлар очрашуыннан соң яклар арасында ниндидер алыш-бирешләр булган.

Русия һәм Төркия Сүрия мәсьәләсендә капма-каршы карашта. Русия Бәшәр Асад ягында, ә Төркия - Сүрия оппозициясе тарафдары. Кыр командирларының күпчелеге Төркиядә. Төркия үзенең карашын үзгәртергә җыенмый.

Сүрия көрдләре мәсьәләсе Төркия хакимиятен бик борчый. Ә көрдләрне Русия яклый. Русия генә түгел, АКШ, Германия һәм беркадәр Европа илләре дә аларга теләктәшектә. Алар Сүриядә көрдләр "Ислам дәүләте" төркемнәренә (ИГИЛ) каршы сугыша дип саный.

Төркия көрдләргә каршы сугышуны легитим дип саный

Төркия фикеренчә, халык ополчениясе берләшмәләре дип аталган көрд берләшмәләре террор оешмасы булып тора. Алар яшерен рәвештә Төркиядә дә көрәш алып бара дип белдерелә. Шуңа күрә Төркия аларга каршы хәрби юл белән сугышуны легитим дип саный.

Әнкара Сүриядә көрд автономиясе төзелер һәм Төркия эчендә дә көрд мәсьәләсендә тотрыклылык юкка чыгар дип тә шикләнә. Бу мәсьәләдә Төркия үзе генә ялгыз. Төркиягә АКШ теләктәшлек белдермәде, әгәр Русия дә көрдләрне якласа, Әнкарага Асадка оппозициядә булган кораллы берләшмәләргә мөнәсәбәттә ниндидер компромисска барырга туры киләчәк.

– Астанадагы очрашу Сүрия мәсьәләсе чишелешендә уңай нәтиҗәләр бирер дип уйлыйсызмы?

– Бу – сөйләшүләрнең дүртенчесе. Мин үзем шушы дүрт ай эчендә нинди дә булса алга китеш күрмәдем. Эш шунда ки, алдан Астанадагы очрашуда Сүрия хөкүмәте делегациясе кораллы оппозиция белән кара-каршы сөйләшер дип планлаштырылган иде. Әлегә кадәр бу хәл булмады. Алар бер бинада, әмма төрле бүлмәләрдә утыралар. Алар арасында Төркия, Русия, Иран делагацияләре, БМОның махсус вәкиле чабып йөри. Әлегә яклар бер-берсе белән бер бүлмәдә утырып сөйләшү башларга да әзер түгел.

Бәшәр Асад көчләре, Русия авиациясе Сүрия шәһәрләрен бомабалауны дәвам итә

Астандагы сөйләшүләр – ул, иң беренче чиратта, Сүриядәге хәрби вазгыятьне җайга салу, тынычлык килешүен ныгыту. Сөйләшүләр дүрт ай дәвам итә, әмма Бәшәр Асад көчләре, Русия авиациясе Сүрия шәһәрләрен бомабалауны дәвам итә, ике яктан да артиллериядән ату дәвам итә. Узган ел ахырында килешенгән ут ачуны туктау шартын беркем дә үтәми.

Астана сөйләшүләрендә Асадка каршы бөтен төркемнәр дә катнашмый. Без Асадка каршы төп көч Сүрия кораллы берләшмәләре түгел, ә "Ән-Нусра фронты" оешмасы икәнлекне дә онытырга тиеш түгел. Алар Астана сөйләшүләрендә катнашмый, чөнки террор оешма буларак таныла.

Сүрия азатлыгы армиясендә 50дән артык батальон бар. Ә Астана сөйләшүләрендә аларның 13ләбе генә катнаша. Бу әле зур көч түгел. Бу сөйләшүләргә җәлеп ителмәгән башка төркемнәр белән дә эшләү кирәк. Сүрия оппозициясе Русия һәм Иран гамәлләре сәбәпле бу сөйләшүләргә ышаныч белдерми. Алар Сүриядә Асад өчен сугышкан Иран контролендәге шигый хәрби берләшмәләрен һәм Хизбаллаһ берләшмәләрен чыгаруны таләп итә. Бу - оппозициянең төп таләбе. Сүриядәге вазгыять хәзер Русиянең Иран белән ничек килешүеннән торачак.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG