Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Вәли" мультфильмын зур үзгәрешләр кертеп сериал итмәкчеләр


"Вәли" мультфильмыннан күренеш
"Вәли" мультфильмыннан күренеш

Интернетта яшүсмерләр өчен чыккан "Вәли" мультфильмына игътибар кимеми. Русия яшьләрендә популяр булган блогер Сыендукның авторларны плагиатта гаепләве аны тагын да арттырып җибәрде. Азатлык "Вәли" мультфильмы авторы Әнвәр Оразов белән сөйләште.

"Сезнең татарча белми, сөйләшми торган дусларыгыз күптер, мөгаен. Таныш булыгыз, сезнең яңа дустыгыз Вәли – нәкъ шундыйлардан", дип башлана "Вәли" исемле мультфильм. Татарча начар белгән Вәли егетен җәйге ялларга әбисе янына авылга җибәрәләр. Һәм аның авылдагы маҗаралары тасвирлана: Вәли гашыйк була, дуслары һәм дошманнары барлыкка килә.

Әлегә интернетта беренче серия дөнья күрде. Алга таба төрле урыннарда кызыклы вакыйгалар белән серияләр төшерү планлаштырыла, ди мультфильмны ясаган "Тасма" берләшмәсе. Сүз уңаеннан, мультфильм тулысы белән диярлек татар телендә, рус телендә субтитрлар урнаштырылган.

Вәли мультфильмы, беренче серия:

Мультфильм татар аудиториясендә чагыштырмача зур кызыксыну уятты. Әйтик, Facebook-ка чыгарылган мультфильмны 14 мең кеше карады, 400гә якын лайк куелды һәм аны 250ләп кеше уртаклашты. Facebook социаль челтәрендә татар видеоязмасы өчен бу шактый яхшы сан булып санала. Фикерләргә килгәндә, халык ике төркемгә бүленде. Кемдер мультфильмы нык ошатып, дәвамын көтә, кемнәрдер исә бу татар авылыннан көлү һәм каршылыклы продукт ди.

Мультфильм авторларының берсе Әнвәр Оразов сүзләренчә, алар яшьләр өчен кызыклы продукт булдырырга тели. "Бу проектны без бер төркем кеше белән уйлап таптык. Сәбәбе шул: Татарстанда яшьләргә чыннан да кызыклы, югарыдан кушу белән түгел, ә шәхси инициатива белән барлыкка килгән проект булмаганын аңладык. Без татар телен белгән һәм татарча белмәгән яшьләр карарлык мультфильм ясарга булдык.

Әнвәр Оразов
Әнвәр Оразов

Дәүләт оешмаларыннан бер тиен акча алмадык һәм алга таба да сорарга җыенмыйбыз

Үзебез аниматорлар түгел, сценаристлар гына, шуңа күрә төрле оешмалардан аларны эзли башладык, шулай итеп аутсорста рәссамнар һәм аниматорлар төркемен тупладык. Бу мультфильмны шундый уртак көч белән тудырдык та", ди Оразов.

Ул шулай ук проектны үз көчләре белән башкаруын әйтә: "Безгә беркем ярдәм итмәде, үз көчебез белән эшлибез. Дәүләт оешмаларыннан бер тиен акча алмадык һәм алга таба да сорарга җыенмыйбыз. Хәзерге вакытта без финанслау юлларын булдырырга тырышабыз, ләкин бу дәүләт грантлары түгел".

Плагиатта гаепләү

Мультфильм инде берничә ай элек чыкса да, соңгы атналарда ул аеруча зур игътибар үзәгенә эләкте. Сәбәбе – Русия яшүсмерләре арасында популяр булган Сыендук блогерының аңа күзәтү әзерләве һәм мультфильмны плагиатта гаепләве. Бу күзәтүне Youtube каналында 3,5 миллионлап кеше карады. Сыендук "Вәли" стилистикасы тулысынча "Гравити Фолз" исемле популяр АКШ мультфильмыннан алынган ди һәм татар мәдәниятенә бәйле сюжет-шаяртуларны аңламыйча, аларны зур тәнкыйть утына тота [Игътибар: күзәтү рус телендә, анда сүгенү сүзләре кулланыла!].

Нәтиҗәдә, бу күзәтүне караган күпсанлы Русия яшьләре мультфильм сәхифәсендә тәнкыйть һәм мыскыллау комментлары калдыра башлады. Беренчеләрдән булып татар мультфильмын яклауга Вконтакте челтәрендә иң зур татар төркемнәренең берсе чыкты. Алар блогерның татарлардан көлү хакы юк дип яза.

Error rendering VK.

Әнвәр Оразов та Сыендук күзәтүе белән килешми. "Блог авторы яшьләр өчен кызыклы видеолар чыгарганда, без татар теленең яшьләр арасында юкка чыга бару проблемын чишәргә тырышабыз", ди ул. "Вәли субтитрларны укый дигән шаярту кызыклы, ләкин вазгыять башка. Татар балаларының зур өлеше татарча аңлый, ләкин сөйләшә алмый. Бу – без хәл итәргә теләгән зур проблем. Тугыз плагиат табып, блог авторы безне алдады. Мәсәлән, "Татар әдәбияты" китабының плагиат булуы. Ягъни, автор фикеренчә, "Гравити Фолз"тан башка мультфильмнарда китап кулланыла алмыймы?", ди Әнвәр әфәнде.

Татар балаларының зур өлеше татарча аңлый, ләкин сөйләшә алмый. Бу - без хәл итәргә теләгән зур проблем

Шулай да, мультфильм авторлары проектка игътибар җәлеп итү һәм кайбер кимчелекле якларны күрсәтү өчен рәхмәтле булуларын әйтә: "Сыендук чыгарган бәяләмәдән соң без яшүсмерләр өчен мультсериал булмау проблемының Татарстан өчен генә түгел, гомумән, Русия өчен актуаль икәнен аңладык. Безгә күп кеше язып, һәркемгә аңлашылырлык шаяртулар сорады.

Хәзер без проектны яңабаштан ясарга булдык, аны һәркемгә аңлаешлы итәргә телибез. Сценарийны үзгәртәбез, кайбер персонажларны алыштырабыз һәм башкалар. Төп лейтмотив булып татар авылы калачак, ләкин без аны киңәйтәчәкбез", дип сөйләде Азатлыкка Әнвәр Оразов.

Белешмә

Гравити Фолз​ (Gravity Falls) –​ популяр АКШ телевизион мультсериалы. Авторы –​ Алекс Һирш. Сериал бертуган Диппер һәм Мэйбл Пайнсның җәйге каникулларын уйлап чыгарылган Гравити Фолз шәһәрендә үткәрүен тасвирлый. Премьера 2012 елның 15 июнендә булган. Disney Channel каналында күрсәтелгән.

Сыендук – Русия блогеры. Youtube сайтында 3 миллионга якын язылучысы бар, Вконтакте сайтында – 500 меңнән артык язылучы. Төп эш юнәлеше – мультфильмнарга күзәтүләр һәм пародияләр ясау, чит ил мультфильмнарын русчага тәрҗемә итү.

XS
SM
MD
LG