Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар автономиясе һәм аракы талау. "Вакыт" газеты, 5 май 1917 ел


"Вакыт" газеты, Оренбур, 5 май 1917 ел (№2218)
"Вакыт" газеты, Оренбур, 5 май 1917 ел (№2218)

Азатлык радиосы 1917 елда нәшер ителгән татар матбугаты, анда басылган мәкаләләр белән таныштыруны дәвам итә

"Вакыт" газеты либераль карашлы популяр матбагаларның берсе була. Беренче саны 1906 елның 21 февралендә чыккан. Беренче баш мөхәрире Фатих Кәрими булган, төп наширләре – Русиянең "алтын патшалары" Шакир һәм Закир Рәмиевлар. Газет башта атнага 2-3 тапкыр, ә соңрак, 1913 елның 1 гыйнварыннан көндәлек булып чыккан.

"Вакыт" газеты, Оренбур
5 май 1917 ел (№2218)

"Анархия"

"Русское слово" газеты "Анархия" серләүхәле мәкалә язып, Русиядәге башбаштаклыкларны санап чыга. Ул байтак фактлар китерә:

  • Саратовта аракы складын талыйлар
  • Петроградта Керенскийны үтерергә әзерләнәләр
  • Татарлар, грузиннар автономия сорыйлар

Иштә тәрәккыйпәрвар "РС"ның ("Русское слово") автономия һәм милләтләр тигезлегенә карашы. "РС"ның үз шәһәре булган Мәскәүдә безнең милләт вәкилләре хәзер сөйләшергә, киңәшергә җыелдылар. "РС"ның бу мәкаләсе съезд ачылуының әүвәлге көнендә чыккан. Иштә Мәскәүнең иң олуг вә иң мөхтәбәр бер газетасы үз шәһәрендә була торган 30 миллионлык олуг бер милләтнең съездын шундый мәкалә берлә каршы ала. Менә тигезлек! Менә туганлык!

Татарның автономия таләп итүе аракы талау хәбәре белән рәттән язылгач, бөтен съездның автономия теләп тавыш күтәрүе нинди "олуг җинаять" булырга тиеш

Бик ихтимал бит: съездда автономия хакында сүз булыр. Хәтта бик ихтимал бит: бер авыздан бөтен татарлар автономия алырга карар бирер. Автономия таләп итәр. Аракы талау белән рәттән хисаплангач, бөтен съездның автономия теләп тавыш күтәрүе нинди “олуг җинаять” булырга тиеш. Моңа “Русское слово”ның мөхәррирләре ничек түзеп торырлар.

“РС” - искедән бирле тәрәккыйпәрвар вә инородецларга яхшы карый торган булып күренергә тели торган бер газетадыр. Ләкин ул вакыт-вакыт үзенең инородецларга, хосуса мөселманнарга булган каһәрле мөнәсәбәтен шул кадәр ачык күрсәтә, “Новое время” кеби шовинистлык белән танылган газеталар да шул кадәр дәрәҗәдә итә алмыйлар.

“РС” Русиядәге мөселманнарны мөмкин кадәр үзенең игътибарыннан читтә тотарга вә анларны бер милләт итеп күрмәскә, танымаска тели. Ул, гомумән, инородецлар файдасын яһүдләр файдасына гына күрсәтергә вә анлар хакында гына кайгыртырга ярата.

“РС”ның мондый чыгышын без җитди җавап күтәрерлек дип карамыймыз. Хәзер Русиядәге һәр милләткә үзенең хәлен үзе теләгәнчә рәтләргә хак бирелде. Моңа кадәр изелеп яткан милләтләрнең баш күтәрүе, шул хактан файдалану юлында хәрәкәткә килүләре киләчәккә хәзерләнүләре “тәррәкый вә хөррият”ән куркмаучылар өчен көенеч түгел, шатлык булырга тиеш. Хәзерге көндә олуг бер милләтнең автономия соравы анархия булса, бу анархиядән котылу өчен, мотлака иске халыкка кайтырга кирәк. Шуннан башка чара юк.

“РС”ның бу мәкаләсеннән иске хөкүмәтне сагынуы исе килә дә. Ул Русияне хәзер халәкәтнең соң чигенә килеп җиткән, аның яшәвенә бик әз калган итеп күрсәтә, чөнки:

  • Хулиганлар аракы складын талыйлар!
  • Татарлар автономия сорыйлар!

Гомуми мөселман съезды

Русиянең һәр тарафыннан җыелган вәкилләр вилаятьләрдә съездга бик зур әһәмият бирелгәнлеге аңлашыла. Ләкин съездны мәтлуб дәрәҗәдә каршы алу вә үткәрү өчен хәзерлек җитәрме, юкмы – шөбхәле. Мәскәүдә фатир вә номерлар табу ифрат читен. Килүчеләргә электән номерлар хәзерләп кую мөмкин булмады. Үзләре извозчик белән номердан номерга эзләп йөриләр. Һәркайсында да бер җавап: “Буш номер юк!” Азык мәсьәләсе дә бик читен. Бердән, бик кыйммәт. Икенчедән, күмәч, булки бөтенләй юк. Кара икмәкне дә туярлык алып булмый.

Мәскәүдә фатир вә номерлар табу ифрат читен. Съездга килүчеләргә электән номерлар әзерләп кую мөмкин булмады

Кырымнан хәзерге “Тәрҗеман” мөхаррире Хәсән Сабри әфәнде бар. Тагын берничә зыялылар килү көтелә. Кавказдан Тупчибашев, Мәхмүд Әминбәк Рәсүлзадә вә башка кеше килә ди. Казаклардан юрист Каратуев килде. Казаннан Алкин, Туктаров, Оренбурдан Фатих Кәримов килделәр. Муса әфәнде дә монда. Килгән кешеләрнең удостоверенияләрен тикшерергә Сарытау имамы Галишев, доктор Әхмәтҗан Алушев вә башка берничә кешедән гыйбарәт комиссия төзелде. Вәкилләрнең алып килгән теләк дәфтәрләрен карап чыгып, тәртипкә салу эше Муса Бигиев, Фатих Кәримов, Бәхетҗан Каратаевка тапшырылды. Съездның хозяйство якларын карар өчен Нәҗип Корбангалиев, Мәскәүдән Габдулла Бурнашев, Хафиз Ишмәмәтовка тапшырылды.

Съезддагы рәис сайлау мәсьәләсе килүчеләр арасында кызу мөзакәрә ителә. Волга буе мөселманнары съездында үзләренең бик зур күпчелек тәшкил итәчәкләрен вә сөйләүнең күбесе татарча булачагын, рәиснең русча да, татарча да яхшы белгән кеше булуын тиеш табалар. Ләкин шундый кеше һәм татарча өстенә кырым-кавказ, кыргыз шивәләрен дә белүе, шуның илә бәрабәр Кавказ, Кырым вә Төркестанлар тарафыннан да тәмам хөрмәт вә авторитет илә каршы алынырлык адәм Волга буе татарлары арасында хәзергә күренми шикелле.

Мәркәз бюро рәисе Әхмәд бәк хакында һәркем бер әтфакка килергә мөмкин булса да, аның бер дә татарча белмәве уңайсызлы. Тупчибашев хакында бер фикергә килү мөмкин күренсә дә, күп кешеләр яңа үзгәрешләрдән соң, рәиснең дә яңа бер кеше булуын артык күрәләр. Аннан әтфак мөслимин исе килеп, бәгъзе кешеләрнең күңелләрен болгандырырга сәбәп булыр дип исәплиләр.

[...]

Вилаятьләрдән бик күп кеше ихтималы булгач, теләгән кешеләр барысы да катнашмаенча, үзара бер вәкил сайлап кертсәләр, ничек булыр иде икән дигән бер фикер чыгарылу белән, килгән вәкилләр катгый протест итеп, бу фикерне баштук кире аудардылар.

Мәскәү, 28 апрель

Гарәп имласыннан кирил имласына Эльза Нәбиуллина күчерде

XS
SM
MD
LG