Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнар корылтаена әзерлек. "Вакыт" газеты, 31 март 1917 ел


"Вакыт" газеты, Оренбур, 31 март 1917 ел (№2202)
"Вакыт" газеты, Оренбур, 31 март 1917 ел (№2202)

Азатлык радиосы 1917 елда нәшер ителгән татар матбугаты, анда басылган мәкаләләр белән таныштыруны дәвам итә

"Вакыт" либераль карашлы популяр матбагаларның берсе була. Беренче саны 1906 елның 21 февралендә чыккан. Беренче баш мөхәрире Фатих Кәрими булган, ә төп наширләре – Русиянең "алтын патшалары" Шакир һәм Закир Рәмиевлар. Газет башта атнага 2-3 тапкыр, ә соңрак, 1913 елның 1 гыйнварыннан көндәлек булып чыккан.

"Вакыт" газеты, Оренбур
31 март 1917 ел (№2202)

Мәхкәмәи шәргыя (Диния нәзарәте) тирәсендә

Соң вакытларда Оренбур мәхкәмәи шәргыясе үз өстенә йөкләнгән сәяси вә милли вазифаны мөмкин кадәр яхшы үтәү өчен һәрбер чараны кылырга тырыша. […]

– Буа өязендә бәгъзе (кайбер) бер авылларда халык белән муллалар арасында аңлашылмаулыклар булгалаган. Мәсәлә, Колган авылында халык, электән җир мәсьәләсендә чыккан бер низаг сәбәпле булган ачуларын алырга дип, мулла Мостафинга һөҗүм итеп, указ вә метрикаларын алганнар. Мәхкәмәи шәргыя шундук ахунди Габделсамат Шәйдуллинга телеграмм биреп, хәзер үк барып, эшне тикшерергә, яңа хөкүмәтнең һичбер якка золым вә җәбер кылуныга юл куймыячагын белдерергә, ике якны килештерергә кушкан.

– Уфа өязендә тәэсефле бер эш булган: кара якларның коткысы илә, халык авылда ачылган бер ышкулны яптырып, учительницаны куа башлаганнар вә ышкул ачтыруга сәбәпче булган Ризаетдин муллага һөҗүм иткәннәр. Мәхкәмәи шәргыя, буны хәбәр алу илә, Сәфәр волостендә волостной комиссар булган Зөфәр (?) Асадуллинны шул авылга сручны командир итте вә, халыкка мәсьәләне аңлатып, ихтиляфны басарга кушты.

– Мәхкәмәи шәргыядә алышыну булгач та, кинәт имтиханга килүче бик күбәйгән иде. Тиздән имтиханга яңа програм куелуны ихтимал санап, ашыкканнар булса кирәк. Хәзер вакыйга имтиханнар әүвәлгегә караганда күп катыланды. Инша яздырылыр, күп вә этрафлы сорыйлар. Дәрәҗәләрне бик сайлап бирәләр. Шәкертләр әүвәлге кеби идәнгә тезләндерелми, бәлки, казыйлар каршында урындыкка утыртылыр.

– Мәхкәмәи шәргыягә төрле яктан һәр көн шатлыклы телеграммалар килеп тора. Хөррият булуга шатлыкларын, мәхкәмәи шәргыядә булган үзгәрешләрдә разыйлыкларын, ниһаять, соң көннәрдә дини вә милли кысынкылыклар бетерелү фәрманына шатлыклар белдереп язалар.

Гомумрусия мөселманнарының съезды, май башыннан кичектерелмәенчә, Мәскәүдә ясалырга карар бирелгән. Петроградтагы Мәркәз мөселман бюросы шул съездны оештыру хәзерлеген күрә башлаган. Мәркәз бюро һәм мәхәллә мөселман комитеты вә бюролары, съезд ясауны кирәксенгән хосусый кешеләрнең хәзердән үк Мәркәз брога акчалата ярдәмләшүләре тиешлекне белдерә. Бу хактагы телеграмм газетамызның үткән номерында басылган иде. […]

Вакыт бик аз калган. Русиядә торучы мөселманнар бик таралган. Мәмләкәтнең бер ягыннан икенчесе бик ерак. Почта вә телеграмм хәбәрләре юллардагы тәртипсезлекләр сәбәпле әкрен йөри. Бәгъзе телеграмлар да почта белән генә йөртелә. Шуңа күрә Мәскәүдә булачак гомуми мөселман съездының башланачак көне, куелачак мәсьәләләре, күпме вәкилләр чакырылачагы, вәкилләрнең ничек сайланып җибәрелергә тиешлеге хакында Мәркәз бюро тарафыннан тәртип ителгән план вә ләйхәләр булса булыр тизлек белән милли матбугат аркылы игълан ителергә вә зуррак мәркәзләргә телеграмм илә ашыгыч рәвештә белдерелергә тиеш дип беләмез.

Уфада яңа газет

Уфада бер кысым каләмләре илә танылган мәхрүр вә җәмәгать хадимләре тарафыннан “Ирек” исеменнән яңа газета чыгарырга уйлаган икән. Идарәмезгә алынган бер мәктүптә бәян ителдегенә күрә, бу газета хәзергә атнада өч мәртәбә чыгарылып торачак. Беренче номеры апрель башларында чыгачак. Мөхәррире Галимҗан әфәнде Ибраһимов, нәшере – Фатих Сәйфи әфәндедер. […] Бу газетаның халкымыз өчен файдалы булып, җитди хезмәтләр кылуын өмет итәмез.

Хосусый хатлар

Петроград, 24 март. Петроградка кичә 23сендә килеп җиттек. Совещаниягә катнаштык. Фракция табылды. Бүген бюроның гомуми җыелышы. Мокыт хакимият дини вә милли кысынкылыкларны бетерергә карар бирде. Борһан Шәрәф берлән Нигъмәтулла хәзрәт килеп җиткәннәре юк әле. Безнең адресымыз бюрода. Кәлимулла Хәсәнов.

Петроград, 23 март. Петроградка сәламәт килеп җиттем. Садри Максудов.

“Вакыт”. Бу телеграммларның икесе берлектә кичә 30 мартта идарәмезгә тапшырылдылар. Самардан почта белән килгәннәр. Бюроның адресы бөйләдер: Петроград, Таврическ. ул., д. 31, кв. 19.

Мөселманнар өчен җомга көн. Мөселманнар өчен кибет ябу вә эштән туктау көне җомга көн булу тиешлек хакында бюрога мөрәҗәгать ителде. Бюрога бу мәcьәләнең гомуми мөселман съезды программына кертелеп, гомум мөселманнар исеменнән эшләнүен муафикъ тапты. Вә шуны белдереп, мәркәз бюрога мөрәҗәгать итте.

Оренбур өязе волостенең Борһан авылы мөселманнары соңгы алмашынулар мөнәсәбәте илә ясалган бер җыелышта хөррият алу юлында корбан булган каһарманнар файдасына 272 сум 31 тиен иганә җибәрергә карар биргәннәр. Моның 72 сум 30 тиене шул мәҗлестә җыелган, ә 200 сумы җәмәгать суммасыннан алынып җибәрелгән.

Реклама

Баланың сәламәтлеге – ананың бәхетедер. "Аллинбрис"

Английский салат тәгаме (ризыгы). №3

Сыер сөте белән катнаштыргач, алты айдан узган имчәк балалары өчен гаять файдалы вә туклыклы тәгамдер. Бу хактагы рисаләләр буш җибәрелә. Сорагыз аптек вә актекарь магазинларындан.

Гарәп имласыннан кирил имласына Эльза Нәбиуллина күчерде

XS
SM
MD
LG