Accessibility links

пәнҗешәмбе, 19 октябрь 2017, Казан вакыты 06:40

Бәйгедә катнашучы 42 ил вәкиле кызыл келәмнән узды. Русия быел бәйгедә катнашмый.

Якшәмбе кичен Киевта Евровидение бәйгесенең тантаналы ачылышы узды. Мариин сарае һәм Югары Рада алдындагы Конституция мәйданында кызыл келәмнән бәйгедә катнашучы 42 ил вәкиле узды. Русия быел бәйгедә катнашмый. Украина хакимияте Русия җырчысы Юлия Самойловага илгә керүне тыйды, чөнки ул 2015 елны Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда чыгыш ясап Украина канунын бозды.

Киев шулай ук бәйгегә Украина хакимияте рөхсәтеннән башка Кырымда булган Русия журналистларын да кертмәячәк. Бу хакта "Россия сегодня" агентлыгы фотографы Рамил Ситдиковны илгә кертмәүне аңлатып, Украина эчке эшләр министры Антон Геращенко киңәшчесе белдерде.

Украина хакимияте провокацияләрдән шикләнә. Бу көннәрдә тәртип саклауга 10 мең хокук саклаучы җәлеп ителәчәк. Евровидение финалы 13 май көнне узачак.

XS
SM
MD
LG