Accessibility links

пәнҗешәмбе, 19 октябрь 2017, Казан вакыты 06:33

Татарстанда 29 ветеран торак белән тәэмин ителмәгән, 47 ветеранның йорты төзелеп бетмәгән


Казанда төзелеш тукталган МЧС торак бистәсе

Татарстанда бүген 45 мең 844 ветеран, аларның тол калган җәмәгате һәм сугыш инвалиды яши. Аның эченнән 2553 кеше сугышта катнашкан һәм инвалид дип белдерелә.

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары Васил Шәйхразиев сүзләренчә, 29 ветеран торак белән тәэмин ителмәгән. Аларны тораклы итү өчен тагын 37 млн сум акча кирәк. Бу хакта Шәйхразиев хөкүмәт утырышында белдерде.

Сугышта катнашканнарны, ветераннарның тол калган җәмәгатьләрен тораклы итү өчен 2017 елга Татарстанга күпме акча бүлеп бирелгәнлеге белдерелми. Тик соңгы елларда Русия хөкүмәтеннән бирелгән акчаларга бу эш өчен Татарстанда 20 млрд тотылуы гына әйтелә. Бу акчаларга 18 мең 971 ветеранга субсидияләр бүленгән. "47 ветеран социаль ипотека нигезендә фатир алу өчен килешүләр төзеде, алар яшисе йортлар төзелә", ди Шәйхразиев.

Аның сүзләренчә, Татарстанда бүген 45 мең 844 ветеран, аларның тол калган җәмәгате һәм сугыш инвалиды яши.

XS
SM
MD
LG