Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Фронтовиклар кими барган саен сугыш батырлары күбәя"


Сугыш ветераннары бармак белән генә санарлык калып бара
Сугыш ветераннары бармак белән генә санарлык калып бара

9 май Башкортстанда да Җиңү көне уңаеннан бәйрәм чаралары узды. “Үлемсез полк” чарасында мәктәп укучыларын мәҗбүри катнаштырдылар.

Уфадагы бәйрәм чараларында республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов та катнашты. Ул Советлар берлеге батырлары Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин, шулай ук тыл батырлары һәйкәлләренә, паркта җирләнгән ике тапкыр Совет берлеге батыры Муса Гәрәев каберенә һәм генерал-майорлар Миңнегали Шәйморатов белән Таһир Кусимовка куелган бюстларга чәчәкләр салды.

Рөстәм Хәмитов халык зарын тыңлый
Рөстәм Хәмитов халык зарын тыңлый

Чарада Русия эчке эшләр министрлыгының Уфа хокук институты курсантлары, башкаланың кадет мәктәбе укучылары тантаналы йөреш уздырды. Республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов ветераннар һәм өлкән яшьтәгеләр белән аралашты, аларга сәламәтлек теләде. Кайбер өлкән яшьтәгеләр социаль авырлыкларга зарланып, Рөстәм Хәмитовка кәгазьгә язган зарларын да тапшырды. Дөрес, аларны Рөстәм Хәмитов үзе түгел, аның ярдәмчеләре алды.

Уфада "Үлемсез полк" йөреше
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:26 0:00

“Үлемсез полк” быел Уфада дүртенче тапкыр оештырылды. Анда узган елдагыга караганда да күбрәк кеше катнашты. Узган ел чараларда тамашачылар белән бергә 53 мең кеше булса, быелгысында 60 мең кеше катнашты. Быелгы чарада күбрәк кеше булуы сәбәпле, шәһәр буйлап йөреш тә ераграк арага оештырылды. Ул “Спорт” тукталышында башланып, “Дан бульвары” тукталышына кадәр дәвам итте. Мәктәп укучылары быел да чараларда мәҗбүри катнашты.

Җиңү байрагы
Җиңү байрагы

“Үлемсез полк” алдыннан Җиңү байрагының күчермәсен күтәреп бардылар, алардан соң барабанчы кызлар атлады. Быелгы чара узганнарына караганда таркаурак оештырылды. Халык агымы өзелеп-өзелеп берничәгә бүленеп узды. Башка еллардагы кебек үк балаларына хәрби киемнәр тектереп, шуларны киендереп чыгучылар да бар иде. Мондый “хәрби балалар” быел узган елдагылардан күзгә күбрәк ташланды.

“Үлемсез полк” чарасы быел Уфадан тыш Стәрлетамак, Нефтекама, Сибай һәм башка шәһәрләрдә, хәтта кайбер авылларда да узды.

"Хәрби балалар" быел узган елдагылардан күзгә күбрәк ташланды
"Хәрби балалар" быел узган елдагылардан күзгә күбрәк ташланды

Ветераннар сафы исә елдан-ел кими бара. Рәсми хәбәрләргә күрә, ел башында республикада 55 мең 700 ветеран булса, бүген аларның саны 53 меңгә калган. Шуларның 35 933е – тыл хезмәтчәннәре, 14 485е – сугышта һәлак булган яугирләрнең гаилә әгъзалары, 565е – сугышта катнашучы, 790ы – сугыш инвалиды. Шул исәптә Ленинград блокадасын кичергәннәр дә, балигъ булмаган концлагерь тоткыннары да бар.

Рифгать Урманов
Рифгать Урманов

Азатлык берничә ветеран милләттәшебезнең фикерләрен сорашты. Икенче дөнья сугышы һәм дә Башкортстан татар иҗтимагый үзәге дә ветераны Рифгать Урманов:

“Каһәрле сугыш башланганда миңа 15 кенә яшь иде. Сугышның тәүге көнендә үк үз теләкләре белән авылдан егерме ир-ат хәрби хезмәткә китте. Мине 1943 елны алдылар. Яшем өлкәнрәк булып сугышка беренче елларда ук эләксәм, бәлки исән калмаган булыр идем. Минскида сугышка кердем. Артиллерия гаскәрләрендә элемтәче булып хезмәт иттем. Аркага тимерчыбык уралган кәтүк тагып элемтә сузып йөрдем. Сугыш беткәндә мин һоспитальдә идем. Аннан чыккач тагы алты ел хезмәткә калдырдылар. Германиядә хезмәт иттем. Бүген ветераннарны Русиядә карыйлар. Шәхсән үземә игътибар җитә. Ләкин ветераннардан тыш җиңүче илдә яшәүче барлык халык та башка дәрәҗәдә көн итәргә тиештер дип уйлыйм. “Үлемсез полк” чарасына уңай карыйм. Илне саклаган кешеләрне искә алу начар түгелдер”, – диде Рифгать Урманов.

Әсгать Минһаҗетдинов
Әсгать Минһаҗетдинов

Медицина фәннәре кандидаты Әсгать Минһаҗетдинов:

“Мин әле генә хастаханәдән чыктым. Бүген чараларда йөртеп алып кайттылар. Җиңү паркында узган чараларда 3-4 кенә чын ветеранны күрдем. Башкала мэриясе каршында узганында миннән башка тагы бер Икенче дөнья сугышы ветераны бар иде. Сугышта булган чын ветераннарның яше бүген 90нан өстә. Миңа 93 яшь тулды. Шунысы кызык, шагыйрь Равил Фәйзуллинча әйткәндә: "Фронтовиклар кими барган саен сугыш батырлары күбәя". Күрәсең, бу чараларда катнашучы ветераннарның күпчелеге Әфган һәм башка “кызу нокта”лар, тыл батырлары ветераннарыдыр инде. Без аз калып барабыз, шунда да тиешле игътибар җитми. Бары тик Җиңү көнендә генә искә төшерәләр. Мин пенсия дә күбрәк булырга тиеш дип исәплим. Аралашу, хәл белешүләр дә юк. Мәчеткә йөрисем килә. Анда да машина гел булып тормый. Без беркемгә дә кирәкмибез.

"Үлемсез полк" йөреше
"Үлемсез полк" йөреше

Ә фашизм иттарткычына килгәндә, Мәскәү хәрби инженер училищесын тәмамлаганнан соң 1942 елны сугышка алдылар. Көнчыгыш фронт, Орлов-Курски дугасы һәм Икенче Беларус фронтларында алыштым. Артиллерия гаскәрләрендә разведчик булдым. Артиллерия утын төгәл юнәлдерү өчен оештырылган разведка төркемендә хезмәт иттем. Беларусның Бобруйски шәһәрендә каты яраландым. Бу минем дүртенче тапкыр яралануым булды. Аягымны кисмәкчеләр иде, йөрәге күтәрәлмәс дип кисми калдырдылар. Аягым акрынлап төзәлде, мине кайтарып җибәрделәр ”, – диде Әсгать Минһаҗетдинов.

Уфада Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итү чаралары салют атулар белән тәмамлана.

XS
SM
MD
LG