Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп Русия һәм Украинаны тынычлыкка чакырды


АКШ президенты Дональд Трамп һәм Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров
АКШ президенты Дональд Трамп һәм Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров

АКШ президенты Дональд Трамп Русия һәм Украина тышкы эшләр министрлары белән очрашу фотоларын үзенең Твиттерында урнаштырды һәм Мәскәү белән Киевны тынычлыкка өндәде.

10 майда Дональд Трамп Вашингтонда Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашып сөйләште. Шул ук көнне ул Украина тышкы эшләр министры Павел Климкин белән дә әңгәмә корды. Җомгага каршы төндә Трамп бу фотолар коллажын үзенең Твиттер сәхифәсенә чыгарып, #LetsMakePeace ("Тынычлык урнаштырыйк") дигән һэштег урнаштырды.

NBC телеканалына интервьюда Трамп Лавров белән сөйләшү ахыр чиктә күпсанлы кешене үлемнән коткарырга мөмкин дип әйтте. "Безнең әңгәмә яхшы узды, дип уйлыйм. Ул Сүрия һәм Украина турында булды. Мөгаен, бу сөйләшү сәбәпле күпкә әзрәк кеше үтереләчәк һәм ахыр чиктә ул тынычлык урнаштыруга китерәчәк", дип әйтте ул телеканал эфирында.

Украина тышкы эшләр министры белән сөйләшүдә Донбасстагы вазгыять һәм АКШның алга таба Киевка ярдәме телгә алынды.

XS
SM
MD
LG