Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлауда җиңү формуласы, Ай ресурслары һәм төзүче-робот


Kazan -- Science news collage
Kazan -- Science news collage

Азатлык фәнни күзәтүне тәкъдим итә. Бу атнада маҗар белгечләренең сайлауда җиңү формуласын булдыруы, Айдан Җиргә ресурслар китерү һәм Япониядә роботларның әһәмияте турында сөйләшәбез.

Маҗар галимнәре төркеме сайлауда җиңүнең формуласын тәкъдим иткән. Шул формула Трампның сайлауда җиңүен аңлата ала һәм башка дәрәҗәдәге сайлауларга да туры килә. Тикшеренүчеләр үзләренең концепциясен катлаулылык теориясе нигезендә төзегән, ул катлаулы системнар, мәсәлән, кешелек эволюциясен өйрәнә.

Сайлау нәтиҗәсенә нәрсә тәэсир итә? Торак пунктында күптөрлелек булуы хәлиткеч тәэсир ясый икән. Мисал өчен, АКШта зуррак шәһәрләрдә яшәүчеләр, нигездә демократлар өчен тавыш бирсә, урта һәм кечкенә шәһәрләрдә республиканнарны өстен күрәләр. Һәм бу сайлау яшькә, җенескә, этник үзенчәлекләргә, белем дәрәҗәсенә карамый.

Шәһәрдәге күптөрлелек АКШ икътисадчысы Ричард Флорида концепциясе нигезендә санап чыгарылган. Аның теориясенә күрә, шәһәрнең икътисади үсеше беренче чиратта толерантлык дәрәҗәсе һәм социомәдәни төрлелеккә бәйле. Ричард Флорида мигрантлар өлеше, гей-индекс һәм раса интеграциясе нигезендә төзелгән толерантлык индексын булдырган.

АКШ президент сайлавы, 2016 ел
АКШ президент сайлавы, 2016 ел

Маҗар тикшеренүчеләре бу формуланы АКШның 18 президент сайлавында һәм Британиянең Брекзит референдумында тикшергән һәм аның эшләгәнен дәлилләгән. Белгечләр фикеренчә, бу тикшеренү намзәтләргә нык ярдәм итәчәк. Прогрессив карашлы намзәтләр зур шәһәрләрдә сайлауга килү мәсьәләсен күбрәк күтәрсә, консерваторлар ярдәмне кечкенәрәк торак пунктларда эзләячәк. Бәйсез IT-белгечләр лигасы җитәкчесе Сергей Карелов фикеренчә, нәкъ кечкенә торакларда кешеләрнең сайлауга күп килүе Трампның җиңүен тәэмин иткән дә.

Сайлау нәтиҗәсенә социаль челтәрләр дә зур тәэсир ясый башлый дип саный тикшеренүчеләр. Мисал буларак, таргетинг реклама республикан Пэту Тумига Пенсильвания штатыннан сенатор вазифасын алырга мөмкинлек биргән диелә тикшеренүдә.

Япон ширкәте 2015 елга төзүчеләрне роботларга алыштырачак

Япониянең Taisei ширкәте шәкли фәһемле төзүче-роботларны сыный башларга җыена. 2025 елга ширкәт, гомумән, кешеләрсез төзелешне башлап җибәрергә җыена.

Япон төзү шикркәте моның өчен махсус систем булдыра. Башта барлык төзү техникасы сенсорлар белән җиһазландырылачак һәм операторларның техника белән эшен өйрәнәчәк. Шуннан соң виртуаль экспериментлар ярдәмендә автоном техниканы сынап карау күздә тотыла. Сынауның нәтиҗәсенә карамастан, 2018 елга системны чын төзү мәйданчыгында эшләтеп караячаклар.

Кеше урынына робот хезмәтен куллану трендка әйләнә бара. VentureBeat басмасы фикеренчә, киләчәктә бары тик иҗади эшләр генә яшәп кала ала. Бүгенге көндә Uber һәм башка алдынгы транспорт хезмәтләре йөртүчесез машиналар проектын сыный.

"Триллионерлар файдалы казылмаларны галәмдә эзләячәк"

Moon Express – Айга очыш ясарга җыенган беренче хосусый ширкәт. Аның мөдире Боб Ричардс 2020 елда Җир иярченендә туфракны җыеп, аны Җирдә сатарга җыена. Ричардс фикеренчә, Айдан күп төрле файдалы казылмаларны кулланып булачак, алар исә гади туфрактан башларга җыена.

"Ай туфрагы киләчәктә Җирдә иң кыйммәтле һәм дефицит материалга әйләнәчәк. Аның бер өлешен без тикшеренү өчен галимнәргә бирәчәкбез, калганын исә тауар буларак сатачакбыз", ди Боб Ричардс.

Мондый материаллар мисал өчен зәркән бизәкләре буларак кулланылачак. "Беренче триллионерлар нәкъ галәмдә җыйган файдалы казылмалар ярдәмендә барлыкка киләчәк", дип саный Moon Express мөдире. Узган елның августында бу ширкәт АКШ хакимиятеннән Айга очышлар оештыруга рөхсәт алган беренче хосусый ширкәт булды.

XS
SM
MD
LG