Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ришвәтчелектә гаепләнгән Казан думасы депутаты ачлык игълан иткән


Казан шәһәре думасы депутаты, ришвәт бирүдә арадашчы булуда гаепләнгән Надир Хәйруллин 8 май ачлык тота башлаган. Моны ул 12 май Татарстан Югары мәхкәмәсендә хәбәр итте.

Казан шәһәр думасы депутаты Надир Хәйруллин 8 май төн уртасында ачлык игълан иткән. Моны ул 12 май Татарстан Югары мәхкәмәсендә сөйләде, дип хәбәр итә Бизнес-онлайн.

Хәйруллин үз гаебен танымый. "Мин тоткарлауны канунсыз дип саныйм", дигән ул мәхкәмә белән видеоэлемтә барышында. Хәйруллин рәшәткә артында "Мин Путин яклы!" дигән футболка киеп утырган.

Мәхкәмә Хәйруллинны һәм адвокатларын тыңлаганнан соң аны 10 июньгә кадәр сак астында калдырырга карар иткән.

Хәйруллин Казанның Совет районы мәхкәмәсе карары белән 28 апрель кулга алынган иде. Ул Русия Җинаять кодексының 291нче маддәсенең 4нче өлеше нигезендә (ришвәт алуда арадашчы булу) җинаять кылуда гаепләнә. Гаепләү ягы фикеренчә, Хәйруллин Казан эшмәкәреннән Казан башкарма комитетында эшләүче кешегә 24 миллион сум бирергә тиеш булган.

"Бердәм Русия" сәяси шурасы Хәйруллинның фиркадә әгъзалыгын туктатты. Надир Хәйруллин Казан шәһәр думасында "Бердәм Русия" фракциясен җитәкли иде.

XS
SM
MD
LG