Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Навальныйны яклау чарасында биш активист тоткарлаган


Чараны оештыручы Азат Габделвәлиев (у)
Чараны оештыручы Азат Габделвәлиев (у)

14 май Казанда Алексей Навальныйны президентлыкка намзәт итеп яклау чарасында полиция хезмәткәрләре биш активистны тоткарлаган.

Тоткарланучылар арасында Навальныйның Казандагы штабы юристы Азат Габделвәлиев, штаб хезмәткәре Андрей Бояршинов, волонтерлар Альберт Әбүзәров, Азат Клевец һәм Искәндәр Гомәрбаев.

Полиция хезмәткәрләре фикеренчә, бүгенге пикет шәһәр хакимиятләре белән килештерелмәгән булган. Оештыручылар исә чараны оештыру турында гариза тиешле рәвештә тапшырылды дип белдерә.

Тоткарланган активистлар Казанның "Вишневский" полиция бүлегенә китерелгән, анда алар исеменә тәртип бозу турында беркетмәләр төзелгән. Кайсысына нинди гаепләү белдерелгәне әлегә хәбәр ителми.

Полиция хезмәткәре "Idel.Реалии" хәбәрчесенә әйтүенчә, тоткарланучылар бу төнгә полиция бүлегендә калачак, мәхкәмә утырышы дүшәмбегә билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG