Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәчектә кабер ташларын аударуда янә психик авыру шикләнелә


Бәчек зиратында аударылган кабер ташы. Роберт Харисов фотосы
Бәчек зиратында аударылган кабер ташы. Роберт Харисов фотосы

Татарстанның Яшел Үзән районы Бәчек авылы зиратында узган якшәмбе кабер ташларын аударуда моңа кадәр инде шундый гамәл кылуда шикләнелгән 20 яшьлек психик авыру шикләнелә. Бу юлы да аның үз гаебен тануы хәбәр ителә.

Татарстанның Яшел Үзән районы Бәчек авылында узган якшәмбе көнне 100ләп кабер ташын аударуда янә 20 яшьлек психик авыру егет шикләнелә. Моның турында Бизнес-онлайн басмасына Татарстан тышкы эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Максим Костромин хәбәр итте.

Костромин сүзләренчә, егет узган тапкыр кебек үк гаебен таныган. Шикләнелүченең әти-әнисе гариза язган, аның нигезендә егетне мәҗбүри дәвалау турында карар кабул ителәчәк. Узган юлы егет психик авыру булу сәбәпле аны тоткарлый алмаганнар иде. "Аны бары тик әти-әнисе гаризасы яки мәхкәмә карары белән генә җәмгыятьтән аерып була", диде Костромин.

14 май Татарстанның Яшел Үзән районы Бәчек авылы зиратында янә кабер ташларын аудару турында билгеле булды. 100гә якын кабер ташы аударылды. Бу авылның зиратында шундый ук хәл 30 апрель көнне дә булган иде. Вәхшилектән соң авыл халкы зиратны тәртипкә китергән иде. Ул вакыт эчке эшләр министрлыгы җинаятьтә 20 яшьлек психик авыру белән теркәлгән инвалид шикләнелә, дип хәбәр итте.

Авыл кешесе Роберт Харисов Азатлыкка сөйләгәнчә, авыл халкы бу җинаять өчен авыру кешенең гаепләнүе белән риза түгел.

XS
SM
MD
LG