Чуашстандагы татарлар соңгы елларда яңа гомум бер гадәт чыгарды. Көннәр бераз җылыттымы – теге яки бу авылда мәхәллә бәйрәме уздырыла. Аны мәчетнең юбилейларына бәйләп оештыралар. Күптән түгел бу яңа йоланы татар классигы Фәтхи Бурнаш туып-үскән Кыр Бикшиге авылында башладылар.
"Шөкер, татар авылларында мәчетләр күпләп төзелде, хәзер шушы мәчетләрнең юбилейлары уза башлады. Бу бер караганда гына гади бәйрәм кебек. Мәхәллә мәчете бәйрәме шушы урындагы халыкны берләштерә, читтәгеләре кайта, корбаннар чалына, мәҗлесләр корыла. Шулай итеп, үзенә күрә бер җыен төсмерен ала. Өстәвенә барлык татар мәхәлләләреннән кунаклар чакырыла. Нәтиҗәдә берләшеп тору фикере тагы да куәтләнә", диде Чуашстан Диния нәзарәте казые Сәедзадә хәзрәт Гыймаев.
Кыр Бикшиге авылында бүген 200дән артык йортта 1300 кеше яши, урта мәктәп эшләп килә. Авылда өч мәхәллә, өч мәчет һәм бер мәхәллә йорты. 20 еллыгын быел билгеләгән мәчет исә Урталык мәхәлләсенеке.
"Мәчет утырган бу нигез – Фәтхи Бурнашның туып-үскән урыны. Ул бит мулла малае булган. Хәзер дә ул утырткан тупыл агачын халык бик кадерләп саклый. Яшен дә сукты, төбе дә корыган сыман, әмма яз саен яшелләнә ул. Язучы нигезендә элек авыл шурасы, соңрак колхоз идарәсе булды. Аннары бушап калгач, урын буш тормасын дип халык мәхәлләгә аерылып чыгып, мәчет төзеде", дип сөйләде Чуашстандагы бердәнбер Бикшик татар халык театры режисеры Дания Сәлахова.
Бикшик халкы совет чорында төзелгән агач мәктәп бинасын сипләп, шушы нигезгә күчереп куя. Тыштан таш белән тышланса да, эчке ягы агач һәм ул бүген дә нарат исләре чыгарып тора.
Мәчетнең егерме еллыгына Бикшик авылының өч мәхәлләсеннән дә халык җыелды. Күрше-тирә татар авылларыннан да имамнар килде. Башта мәчет янындагы мәйданда тантана узды. Мәхәллә эшендә активлык күрсәткәннәргә рәхмәт хатлары бирделәр, авыл тарихчылары мәхәллә тарихы, мәчет төзү эшләре белән таныштырды, авыл, район җитәкчеләре (чуаш милләтеннән булсалар да, түбәтәй кигәннәр) котлау сүзләре әйтте.
Дания Сәлахова җитәкчелегендә мәхәллә балалары дини мөнәҗәтләр, хор белән милли бәетләребезне башкарды.Тантанадан соң мәчетнең бер бүлемендә әзерләнгән табын-корбан мәҗлесе узды.
Фәтхи Бурнаш – Бикшик авылының визит карточкасы. Авылдагы ике мәхәлләдә дә бүген аның туганнары имам булып тора. Авыл мәктәбе аның исемен йөртә, туган нигезе урнашкан урам да Фәтхи Бурнаш урамы дип атала. Мәчетнең диварында истәлек тактасы бар.
"Истәлек тактасы искерде. Быел аны яңартабыз. Хәзер шушы мәчет каршында Фәтхи Бурнашка һәйкәл куелачак. Сын түгел, ә зур гына истәлек билгесе булачак ул. Бурнаш үзе утыртып калдырган агачны да койма белән уратып алырга җыенабыз", диде милли эшләргә даими ярдәм итеп килгән Җәүдәт Алимов.
Бу матур эшкә мәчетләр дә финанс ярдәм күрсәтәчәк икән. Бу җәйдә истәлек билгеләре урнаштырылгач, август ахырында тантаналы ачылыш ясарга ниятлиләр.
Киләсе елның гыйнварында Фәтхи Бурнашның тууына 120 ел тула. "Әлегә шушы эшләр башкарыла. Юбилеен тантаналы итеп уздырырга җыенабыз", диде Дания ханым.