Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Төркия президентлары Ак йортта очрашты


Рәҗәп Эрдоган һәм Дональд Трамп очрашу вакытында
Рәҗәп Эрдоган һәм Дональд Трамп очрашу вакытында

16 май кич Ак йортта АКШ президенты Дональд Трамп Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән очрашты. Соңрак бергә уздырылган матбугат очрашуында алар башлыча террорчылыкка каршы көрәш турында сөйләде.

Трамп Вашингтон Әнкарага террорчы төркемнәргә каршы көрәштә ярдәмне дәвам итәчәк дип ышандырды. Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме һәм Төркиядә, АКШта, Европа берлегендә тыелган Көрд эшчеләр фиркасе аталды.

Эрдоган террорчы оешмаларга урын юк диде һәм мондый оешмалар рәтендә "Демократик берлек" һәм аның кораллы канаты - Халык саклану төркемнәрен да атады. Төркия президенты әлеге оешмалар белән хезмәттәшлек итү ярамый диде.

Узган атнада Вашингтон нигездә Халык саклану төркемнәреннән торган "Сүрия демократик көчләре" оешмасына хәрби ярдәм күрсәтү планын хуплаган иде.

Төркия президентының АКШтагы эш сәфәре дәвам итә.

XS
SM
MD
LG