Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү хакимияте реновациягә каршы урам җыенына рөхсәт биргән


14 май Мәскәүдә реновациягә протест чарасы
14 май Мәскәүдә реновациягә протест чарасы

28 май көнне Мәскәүдә иске бишкатлы йортларны җимереп, алар урынына яңа йортлар төзү проектына каршы урам җыены узачак. "Яблоко" фиркасе Мәскәү хакимияте маршны килештергән дип белдерде.

16 май ПАРНАС, "Яблоко" фиркаләре һәм берничә хокук яклау оешмасы Мәскәү мэриясенә реновациягә каршы урам җыенын үткәрү турында гариза биргән. 20 май билгеле булганча, Мәскәү хакимияте урам җыенын килештергән, ул 28 май көнне узачак дип хәбәр ителә.

Чара оештыручыларның берсе, "Яблоко" фиркасенең Мәскәү бүлеге җитәкчесе Сергей Митрохин сүзләренчә, Черемушки районында йөреш һәм митинг үткәрү планлаштырыла.

14 май Мәскәүдә реновация програмына каршы митинг узган иде. Эчке эшләр министрлыгы 8 мең катнашучы турында хәбәр итсә, "Белый счетчик" оешмасы 20,2 мең катнашуын белдерде.

15 май көнне Мәскәү мэриясе "Актив ватандаш" порталында бишкатлы йортларны җимерү програмына керү-кермәү турында тавыш бирүне башлады. Тавыш бирмәүчеләр автомат рәвештә җимерү програмы белән ризалашкан санала.

Соңгы берничә ай дәвамында Мәскәүдә иске бишкатлы йортларны җимереп, алар урынына яңа йортлар төзү проекты тирәсендә бәхәсләр бара. Мәскәү мэриясе җимерелгән йортлар урынына мәскәүләргә шул ук районда торак вәгъдә итә. Програмга каршылар һәм оппозиция вәкилләре вәгъдәләргә ышанмаска чакыра.

XS
SM
MD
LG