Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә реновация програмы турында онлайн тавыш бирү башланды


14 май Мәскәүдә реновациягә каршы 20 меңгә якын кеше чыккан
14 май Мәскәүдә реновациягә каршы 20 меңгә якын кеше чыккан

Бер ай дәвамында мәскәүләр үз йортларын калдыру яки җимерү турында тавыш бирәчәк. Җимерү очрагында мәскәүлеләргә шул ук районда яңа йорт вәгъдә ителә. Оппозиция вәкилләре вәгъдәләргә ышанмаска чакыра.

15 май Мәскәү мэриясе "Актив ватандаш" порталында бишкатлы йортларны җимерү програмына керү-кермәү турында тавыш бирүне башлады. Рәсми тавыш бирү дүшәмбе башланса да, техник мөмкинлекләр инде 14 май кичендә ачылды.

Мәскәүләр үзләре турында шәхси мәгълүмат кертеп, програмга эләккән үз йортларын җимерүгә риза булу-булмауларын белдерә ала. Тавыш бирмәүчеләр автомат рәвештә җимерү програмы белән ризалашкан санала.

Тавыш бирү бер ай дәвам итәчәк. Йортның реновация програмына эләгүе өчен фатирларның кимендә өчтән ике өлеше ризалык белдерергә тиеш.

Соңгы берничә ай дәвамында Мәскәүдә иске бишкатлы йортларны җимереп, алар урынына яңа йортлар төзү проекты тирәсендә бәхәсләр бара. Мәскәү мэриясе җимерелгән йортлар урынына мәскәүләргә шул ук районда торак вәгъдә итә. Програмга каршылар һәм оппозиция вәкилләре вәгъдәләргә ышанмаска чакыра. Һәр йортның җимерелү-җимерелмәү мәсьәләсе "Актив ватандаш" порталында тавыш бирү нәтиҗәсендә хәл ителәчәк.

14 май көнне Мәскәүдә әлеге реновация програмына каршы митинг узды. Эчке эшләр министрлыгы 8 мең катнашучы турында хәбәр итсә, "Белый счетчик" оешмасы 20,2 мең катнашуын белдерде.

XS
SM
MD
LG