Accessibility links

Кайнар хәбәр

Филадельфиядә Сабантуй бәйрәме үтте


Филаделфия Сабантуе
Филаделфия Сабантуе

Икенче тапкыр үткәрелгән Сабантуйга якын һәм ерак штатлардан да килгән иделәр.

АКШның Пенсивальния штатында Филадельфия каласында татарларның оешма төзүләренә берничә генә ел. Монда икенче тапкыр үткән Сабантуйга якын-тирә һәм ерактагы штаталардан да килгән иделәр.

20 майда узган бәйрәмгә 80ләп кеше җыелган. "Нью Йорктан, Бостоннан, Вашингтоннан, хәтта Сан-Францискодан кунаклар булды", дип хәбәр итте Азатлыкка Филадельфия татар оешмасы җитәкчесе Диләрә Кашаева.

Аның сүзләренчә, бәйрәмдә милли ярышлар оештырылган. Йомырка салынган кашыкны авызга кабып йөгерү, капчык киеп узышу, чүлмәк вату да булган.

"Капчык белән узышу өчен интернеттан киндер капчыклар сатып алдым. Махсус киеп сикерү өчен дип язылган" дип сөйләде ул.

Филадельфиядә Сабантуй үтте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:46 0:00

Сабантуй кунакларын шунда ук учакта пешерелгән плау белән сыйлаганнар. Уңган хуҗабикәләр кыстыйбый, мантый, өчпочмаклар пешереп килгән.

Филадельфия татарлары бәйрәмне Ураза аена кадәр үткәреп калырга тырышкан. Татарларның киләсе зур очрашуы уразадан соң Вашингтон һәм Нью Йорк Сабантуенда балачак.

XS
SM
MD
LG