Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә гамәл, Русиядә – сүз боткасы. "Вакыт" газеты, 19 май 1917 ел


"Вакыт" газеты, Оренбур, 19 май 1917 ел (№2225)
"Вакыт" газеты, Оренбур, 19 май 1917 ел (№2225)

Азатлык радиосы 1917 елда нәшер ителгән татар матбугаты, анда басылган мәкаләләр белән таныштыруны дәвам итә

"Вакыт" газеты либераль карашлы популяр матбагаларның берсе була. Беренче саны 1906 елның 21 февралендә чыккан. Беренче баш мөхәрире Фатих Кәрими булган, төп наширләре – Русиянең "алтын патшалары" Шакир һәм Закир Рәмиевлар. Газет башта атнага 2-3 тапкыр, ә соңрак, 1913 елның 1 гыйнварыннан көндәлек булып чыккан.

"Вакыт" газеты, Оренбур
19 май 1917 ел (№2225)

CҮЗ ҺӘМ ЭШ

Аурупада нимес халкы эшлеклелеге белән һәм аз сөйләп, күп эшләве белән мәшһүр. Нимесләр – гамәли бер милләт. Анлар үзләренең барлыкларын бигрәк гамәлдә күрсәтергә яраталар. Эшне сүзгә түгел, бәлки, сүзне эшкә ияртеп йөртәләр. Бу җәһәттән рус халкы нимесләргә шактый кире ягы белән күренә. Русларның күп сөйләве һәм ашыгыбрак сөйләүчән булулары нәзария (теория) белән булышып, эштә артка калулары, сүздә судагы балык кебек йөзсәләр дә, эшкә килгәч, аксаулары әүвәлдән үк мәгълүм вә мәшһүрдер.

Ошбу җиһан сугышында бу ике милләт үзенең ошбу хосусиятен бигрәк ачык күрсәтте. Русия белән Германия арасындагы ошбу өч еллык сугышка карасаң, күренә ки, Русиядә бик күп сүз сөйләнгән, әмма Германиядә бик күп эш эшләнгән. Башкасын куеп торыйк, Русиядә шушы өч ел эчендә хөкүмәт хәятенә генә карыйк. Никадәр министрлар килеп китте! Шул министрлар һәркайсы, әлбәттә, чынлап эшкә башлаганчы, никадәр программалар төзегән, никадәр планнар корыган, никадәр бер-берсе белән низаглашкан, нихаять, эшенә башлар вакыт җиткәч кенә, урыныннан төшеп киткән. Матбугат анлар хакында никадәр бәхәс иткән, никадәр мөнәзарә кылышкан, парламентта анлар тугрысында никадәр сүз боткасы пешерелгән.

Әмма Германиядә хөкүмәт нык вә анда сугыш башыннан бирле, хәтта аннан да элек, шул Битман Х. хөкем йөртә. Бөтен хөкүмәт хәятендә әһәмиятле бер үзгәреш булганы юк. Шуның өчен анда программа төзү туры күптән үткән, анда эшләр моннан өч ел элек салынган ходы белән бара. Анлар сугыш башында ук эшкә башладылар. Гаскәргә мобилизация башлау белән бергә бөтен Германиядә сугышка мобилизация ясалды. Германиядән аермалы, без ачык серләүхәле озын-озын мөфләләр язу белән шөгыльләндек, вә сугышка бер ел булганнан соң гына, хатамызны аңлап, үземез дә шул эшкә керештек. Ләкин керештек кенә, без ул эшне ахырына илтеп чыгара алмадык. Фәкать, үземезнең әле алай эшләрлек дәрәҗәгә ирешмәгәнлегемезне генә күрсәттек. Мәмләкәтнең һөнәр вә сәнәгать, азык мәсьәләләрен рәткә салу юлында күбрәк көчне эшкә түгел, сүзгә сарыф иттек. Нинди ләйхәләр ясалмады, нинди программалар ясалмады, ләкин ни азык мәсьәләсе рәтләнде, ни юллар тәртипкә салынды, ни башкасы.

Германия тимер белән коралланган, Русия сүз белән коралланган дигән уй килә

Инде инкыйлаб булды. Моннан соң ошбу 2-3 ай эчендә вә сүзгә сарыф ителгән көчләрне алып та, һичбер үлчәү белән үлчәп бетерергә мөмкин түгел. Бөтен Русия сүзгә бирелде. Хәтта бөтен Русия бер сүз булып китте, дисәк, ялгыш булмас. Бу ике дәүләт арасында аермаларны укыгач, ихтыярсыз Германия тимер белән коралланган, Русия сүз белән коралланган дигән уй килә.

Германия безгә 42 дюймлы туплар китереп, 60шар потлы снарядлар җибәргән вакытта, канцлер бер дә безгә кызмый, шул вакытта да Русия белән дуслашу мөмкинлеген сөйли, әмма без шул туп вә снарядларга каршы коры кул белән кагынган хәлдә, артка чиккәндә, безнең хөкүмәт вә матбугаттан Германиягә каршы яшеннәр яшьни, утлар чәчери, нимес туплары сәяси крепостьларны җимергән вакытта, безнең мәхрүрләрнең каләмләре Берлинны харап итә, безнең дипломатларның тавышлары бөтен нимесне кырып сала.

Бездә сүз җиһады гомумән бик яхшы куелган. Русиянең сүз көче бик шәп мобилизовать ителгән. Без сүздә нык торамыз, Германия хакында аз гына да сүз әйтергә ярамый, Германия белән дуслашуны, киләчәктә дус торуны уйга китерү генә санала.

Әмма Германиядә хәлләр бөтенләй киресенчә, анлар сугыш мәйданында каһарманларча сугышкан хәлдә, Русия руслары хакында бик дустанә сүзләр сөйләргә вә язарга һәркем иркенле вә шул эш сәбәпле һич беркем ватанга хыянәттә гаепләнми. Мәшһүр нимес мөхәррирләреннән Бернгардның соңгы вакытта Германия вә Русия мөнәсәбәте хакында язган сүзләре дикъкатькә лаек:

“Русиягә солых тәкълиф итү генә түгел, хәтта аңа ярдәм итәргә дә мая җәһәтеннән хәзердер. Германия Русиягә Америкадан күп ярдәм итә алачактыр. Германия сугыштан соң үзенең Русиягә зур матди ярдәме булырлык акча көчен дөньяга күрсәтәчәктер. Русиянең тәркыйсе юлында тырышырга теләгәнлеген Германия башка тәрикълар белән дә исбат итәчәктер. Германия, Аустрия императорлары Польшага хөррият вәгъдә иттеләр, ләкин бу Русиядә царизм сөргән вакытта иде. Инде мокыт хакимият бөтен милләтләргә хөррият вәгъдә итте, шуның өчен Германиягә аерым Польша хөкүмәте төзергә сәбәп юк. Хәзер Германия Польшаның кире Русиягә кире кайтарылуына каршы торачак түгел. Польша мәсьәләсе хәзер урта Аурапа дәүләтләре белән Русиянең якынлашуына мәнигъ булган бер дивар булырга тиеш түгел.”

Бер мәдәни халыкны үзең белән сугышкан өчен генә вәхши итеп тану вә аңа һәртөрле былчыракны ыргыту – зур мәдәниятсезлектер

Бездә Германия хакында шуның кебегрәк бер фикер бәян итүче булса, ул, мотлака, ватан хаине яки Германия агенты саналадыр. Әмма нимесләрдә мондый сүзләр бик гади булып, рус матбугатына да һәрвакыт күчерелеп торадыр. Шунысы мөһимдер: моның кебек сүзләрне гайре рәсми вә гайре мәсҗүл кешеләр генә сөйләми. Хөкүмәтнең башында торучы канцлерның да соңгы нотыгында сөйләгән сүзе шуңа якындыр. Русларның нимесләр хакында сүзләре хасияткә бирелүдән, ачучанлыктан килгән бер нәрсәдер. Шул ачучанлык аркасында нимеснең бөтен хөкүмәте, гыльме Русиягә эснафлыгы инкяр ителә. Шуның аркасында нимес бер вәхши булып күренә. Ләкин инде бераз аекланырга вакыт иде. Сугышның башындагы ачу ташкыны басылырга тиеш иде. Өч еллык сугыштан сабак алырга, киләчәкне дә бераз төшенергә вакыт иде. Сугышырга кирәк, ләкин сугыш мәйданында. Бер мәдәни халыкны үзең белән сугышкан өчен генә вәхши итеп тану вә аңа һәртөрле былчыракны ыргыту – зур мәдәниятсезлектер. Теләсә кайсы милләттә булсын, начар вә кабәхәт кешеләр булырга мөмкин. Әмма олуг бер милләт хакында мондый хөкем чыгару гакыл вә вөҗданга хилафтыр. Без нимесләрне хурлау вә сүгү белән генә җиңә алмыйбыз. Моның файдасы никадәр генә булганлыкны ошбу 3 еллык тәҗрибә күрсәтте. Без бу тугрыда шул ук вәхши нимесләрдән гыйбрәт алырга тиешмез. Гомумән, без бу “вәхшиләр”дән бик күп сабак алырга мохтаҗмыз әле.

Җ.В. (Җәмал Вәлиди)

Гарәп имласыннан кирил имласына Эльза Нәбиуллина күчерде

XS
SM
MD
LG