Accessibility links

Матвиенко балигъ булмаганнарга каршылык чарасына чыгуны канун белән тыярга тәкъдим итә


Валентина Матвиенко
Валентина Матвиенко

Федерация шурасы рәисәсе Валентина Матвиенко каршылык чараларында балигъ булмаган балалар катнашуын кануни белән тыю дөрес дип саный.

"Балигъ булмаганнар - балалар, яшүсмерләр мондый чараларда катнашырга тиеш түгел. Бигрәк тә рөхсәтсез урам җыеннарында. Гаиләләр, укытучылар, ата-аналар комитетлары моны ничек булдырмау турында уйларга тиеш", дип белдергән Матвиенко "Известия" газетына.

Федерация шурасы мәктәп укучыларының каршылык чараларында катнашуын тыю турында канун кабул итү мөмкинлеген карый ала, ди Матвиенко.

Аның фикеренчә, яшүсмерләрне канунсыз уздырылган җыеннарга интернет аша җәлеп итү "гадел түгел".

Коррупциягә каршы бу язда узган митингларны "мәктәп укучыларының баш күтәрүе" дип атадылар.

Күптән түгел Уфаның кайбер югары уку йортларында һәм көллиятләрендә студентларга оппозиция митингларында, шул исәптән Алексей Навальный оештырган каршылык чараларында да, катнашуны тыю турында хәбәр булды.

XS
SM
MD
LG