Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Американнарның яртысыннан күбрәге Русияне дошман дип саный


Fox TV телеканалы уздырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, американнарның 64 проценты Русияне дошман дип саный. 2013 елда мондый фикердәгеләр 40 процент булган.

Трамп Русия белән мөнәсәбәтләргә ничек карый дигән сорауга респондентларның дүрттән өч өлеше президент Мәскәүне беректәш дип саный дип җавап биргән.

Трамп тарафдарлары арасында сораштырылган кешеләрнең 39 проценты Русияне АКШның дусты дип атаган.

Фикер белешүдә катнашучылар АКШның төп дошманнары дип Төньяк Корея, Иран һәм Сүрияне атый. Руися дүртенче урында.

Төп беректәшләр дип Канада, Британия, Франция һәм Германия аталган.

Русия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) апрельдә уздырган сораштыруга караганда, русияләрнең 82 проценты Русия белән АКШ арасындагы мөнәсәбәтләр начар дип белдергән иде. 42 проценты мөнәсәбәтләрне киеренке дип, 28 проценты - салкынча, 12 проценты - дошманларча дип атады.

XS
SM
MD
LG