"Бездә проектлар күп, мәсәлән, "Таттелеком"да үзебезнең мөселман мобиль тарифын булдыру. Әле без аның башкалардан ни белән аерылып торачагын уйлыйбыз. Мәсәлән, көн хәдисләрен тарату, бәйрәм булса, котлау. Намазга уятучы мөмкинлек тә булачак – аны кулланган кешегә телефон шалтырап, исенә төшерә. Әле болар барысы да уйланыла", дип җиткерә Сәмигуллин сүзләрен ТАСС.
Моннан тыш, мөфти сүзләренә караганда, Татарстанда мөселман телеканалын булдыру максатында аерым эш алып барыла. Әле аның өчен тапшырулар яздырыла. "Бик тиздән тест режимында булса да, телеканал эшли башлаячак. Быел, якын арада", ди Камил Сәмигуллин. Татарстан мөселманнарының диния нәзарәтендә белдерүләренчә, канал татар һәм урыс телләрендә эшләячәк.