Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда автобусларга һөҗүм нәтиҗәсендә 35 кеше һәлак булды


Мисырда копт чиркәве дин әһеле Феодор (Тавадрос) II
Мисырда копт чиркәве дин әһеле Феодор (Тавадрос) II

Мисырның Минья виләятендә ике автобуска һөҗүм нәтиҗәсендә 35 христиан копт һәлак булды. Корбаннар арасында балалар да бар.

Һәлак булганнар саны 35кә җитүен "Аль-Арабия" телеканалы хәбәр итә. Моңа кадәр сүз 25 корбан турында бара иде. Кимендә 26 кеше яраланган диелә.

Кораллы һөҗүмдә хәрби киемгә охшаган киемле унлап кеше катнашкан. Һөҗүм итүчеләр ике машинада хәрәкәт иткән һәм пулеметтан аткан.

Хаҗилар Эль-минья шәһәрендә урнашкан Самуил монастыренә юнәлгән булган.

Һөҗүм өчен җаваплылыкны әлегә беркем дә алмаган.

Коптлар – Мисырның христиан динендәге азчылыгы. 6 миллион копт-христиан ил халкының 9 процентын тәшкил итә. Аларга һөҗүмнәр еш булып тора. 9 апрельдә Танта шәһәрендә Георгий чиркәвендә шартлау нәтиҗәсендә 27 кеше һәлак булган иде. Тагын 16 кеше Александриядә Арк чиркәвендәге шартлау корбаны булды.

XS
SM
MD
LG