Үзәктән читтәге Затон бистәсендә узган чарада "Спорттан кулыңны ал!", "Балалар каратэсын саклыйк!", "Спорт мәктәпләрен юкка чыгармагыз!", "Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов, балалар спортын юкка чыгаруны туктатыгыз!", "Балалар спортына лаеклы финанслау!", "Спортчыларга Салават Юлаев стадионын кайтарыгыз!", "Спорт федерацияләренә рейдер һөҗүмен туктатыгыз!" кебек шигарләрне күрергә була иде. Чыгыш ясаучылар республикада балалар һәм яшүсмерләр спортына игътибар һәм финанслау кимүгә борчылу белдерде.
Хоккей федерациясе президенты Алексей Николаев "Салават Юлаев" клубы башлыгы Александр Семакны яшь буын тәрбияләүгә тотыласы акчаларга уенчыларна читтән сатып алуда, спорт мәйданнарын сатып акча эшләүдә гаепләде.
"Салават Юлаев" клубына яңа баш булып Александр Семак килгәннән соң безнең федерацияне юкка чыгару башланды. Алар чит илләрдән спортчылар сатып алып, спорттан тамаша, кәмит ясап, акча турында гына уйлый. Хоккейга үзебезнең балаларны үстерү һәм әзерләү тукталды. Заманында ихаталарда хоккей уеннары өчен кырлар ясый идек. Хәзер берсе дә калмады. Хоккей клубы җитәкчесе Александр Семак спортка бирелгән җирләрне хосусыйлаштырып сату белән шөгыльләлә. Аны спорт министрлыгы түрәләре дә яклый. Без прокуратурага мөрәҗәгать иттек. Әле тикшерү эшләре бара", диде Алексей Николаев.
Республиканың тимераякта шуу федерациясе җитәкчесе Андрей Гладышев балаларның ярышларга үз акчаларына йөрергә мәҗбүр булуыннан зарланды. Аның әйтүенчә, соңгы ун елда балалар спортын финанслау ун тапкырга кимегән. Ул моны киләчәктә илне саклаучыларга мөнәсәбәтнең чагылышы дип бәяләде.
Уфаның 27нче санлы спорт мәктәбе мөдире Владимир Лобанов әлеге спорт мәктәбенең төрле сылтаулар белән ябылуы, әмма халыкны оптимизация, үзгәртүләр бара дип алдаулары турында сөйләде. Ул спорт түрәләрен акча турында гына уйлауда, чынлыкта балаларның киләчәген җимерүдә гаепләде.
Мотоспорт тренеры Александр Гурин да түрәләрнең әлеге спортка мөнәсәбәте начараюы турында чыгыш ясады: "30 ел эшләү дәверендә мотоярышлар өчен дүрт трасса алыштырырга туры килде. Ул бит башка спортлардагы кебек зур булмаган бина, яки мәйдан гына түгел. Мотоярышлар өчен махсус урын булдыру бик чыгымлы эш. Элек безгә мөнәсәбәт яхшы иде, нәтиҗәдә дөньяда һәм илдә мотоспорт ярышларында алдынгы урыннарда булдык. Аеруча бозда узышу алга киткән иде. Инде безнең клубны Уфа читендәге Тимашево авылы янына, зират кырына куып чыгардылар. Безнең спортны үлемгә дучар итү бара".
Каршылык чарасында катнашучылар балалар спортын финанслауны арттыруны, спорт федерацияләрен җимерүне туктатуны, спорт министрлыгын яхшы белгечләр белән тулыландыруны, каршылык чарасын оештыручыларны республика башлыгы Рөстәм Хәмитовның кабул итүен таләп иттеләр.
Каратэ федерациясе җитәкчесе Рөстәм Мәгъсүмов чара ахырында Азатлыкка фикерләре белән бүлеште: "Без апрель аенда Уфа үзәгендә каршылык чарасы уздырган идек. Бу юлы шәһәр читенә кудылар. Ләкин монысында халык тагын да күбрәк катнашты. Урамга чыгуга балалар спортына мөнәсәбәт елдан-ел начараю мәҗбүр итте. Оптимальләштерү һәм башка сылтаулар белән безне биналардан чыгару, федерацияләрне бетерү эше алып баралар. Башкортстанның спорт министрлыгы үз вазифасын үтәми. Министрлыкта спорт мәсьәләләрен аңлаган белгечләр юк. Алар үз мәнфәгатьләре өчен генә эшләп йөри. Хәтта кайбер балалар спорты белән шөгыльләнүчеләр аренда өчен елына миллион ярым сум акча түләргә мәҗбүр. Спорт түрәләре акча турында гына уйлый. Күз табибын агроном алыштыра алмый. Агроном күзне дәвалый алмагандай, безнең спорт түрәләре дә үз урыннарында утырмый. Соңгы алты елда балаларны зур спортка әзерләүдә без Русиядә беренче урыннан 65нче урынга төштек, финанслауда илдә 60нчы урында торабыз. Эшләр болай дәвам итсә, Башкортстанда спортта уңышлар булмаячак".