Страсбург мәхкәмәсенә Петербур кешеләре, шул исәптән "Гадел Русия" фиркасе депутатлары һәм сайлау күзәтүчеләре мөрәҗәгать иткән булган. Алар кайбер сайлау бүлгеләрендә тавыш бирү нәтиҗәләре үзгәртелде, ә сайлау комиссяисенә һәм прокуратурага дәгъвалар нәтиҗәсен бирмәде, дип раслый. Мөрәҗәгать итүчеләр фикеренчә, аларның ирекле сайлау һәм нәтиҗәле хокукый яклауга хокуклары бозылган.
Мәхкәмә тавышларны санауда хаталар барлыгын таный һәм мөрәҗәгать итүчеләрнең дәгъваларын тулысынча карамауны канунсыз дип саный.
2011 елгы Дума сайлавыннан соң күпсанлы хокук бозулар турында хәбәр ителде. Алдан тавыш бирү кәгазьләре белән берничә урында тавыш бирү, ялган бюллетеньнәр ташлау, тавышларны санаганда ялганлаулар, күзәтүчеләрнең эшенә комачаулаулар турында күп сөйләнде. Сайлаудан соң оппозиция зур күләмле ризасызлык чаралары уздырды.