Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Төркиядән азык-төлек кертүгә кайбер чикләүләрне бетерде


Дмитрий Медведев
Дмитрий Медведев

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Төркиядән кайбер төр азык-төлек кертүгә чикләүләрне бетерү турында карар чыгарды. Документ Русия хөкүмәте сайтында дөнья күрде.

Яңа карарга ярашлы, исемлектә туңдырылган кош түшкәләре, тавык һәм күркә эчәк-бавырлары, кыяр, алма, груша, йөзем (виноград), җир җиләге һәм бакча җиләге бар.

Май аенда Путин Русия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр тулысынча яхшырды һәм ике ил арасында барлык чикләүләр дә бетерелә, дигән иде. Ләкин визасыз режим һәм Төркиядән Русиягә томатлар кертүгә чикләүләр әле гамәлдә кала.

2015 елның ноябрендә Төркия чиген бозган өчен Русиянең СУ-24 очкычы бәреп төшерелгәч Русия 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркиягә карата азык-төлек эмбаргосы игълан итте. Мөнәсәбәтләр яхшыра башласа да, чикләүләрнең күп өлеше гамәлдә кала килде.

XS
SM
MD
LG