Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия армиясенә чакырылу – кырымтатарлар өчен тагын бер сынау


Акмәчеттә Русия армиясенә хәрби хезмәткә җибәрү тантанасы, 20 май 2015
Акмәчеттә Русия армиясенә хәрби хезмәткә җибәрү тантанасы, 20 май 2015

Быелның язгы чакырылышыннан башлап Русия армиясенә Кырымнан алынган яшьләрнең 10 проценты Русия төбәкләренә җибәрелә башлады. Киләчәктә бу сан арта барачак, ләкин кырымнар арасында Русия армиясендә хезмәт итәргә теләмәүчеләр дә бар.

2017 елга хәтле Кырым яшьләре Кырымдагы хәрби бүлекләрдә хезмәт иткән булсалар, язгы чакырылышта алар Русиянең төрле төбәкләренә җибәреләчәк, ә Кырымга Русия төбәкләреннән яшь хәрбиләр китереләчәк. Акъяр (Севастополь) хәрби комиссары Алексей Астахов язгы чакырылышта Русия армиясенә Акъярдан 400 кеше алынганын хәбәр итте. Кырым хәрби комиссары Анатолий Малолетко белдергәнчә, 2017 елда Кырымнан 2-2,5 меңләп кеше хәрби хезмәткә чакырылачак.

Кырымнарның Русиянең башка төбәкләрендә хезмәт итәргә теләмәү проблемы да юк түгел. Сәбәпләрнең берсе – әти-әниләр төрле урыннарда (мәсәлән, Сүриядә) хәрби конфликтларда катнашкан Русия армиясенә балаларын җибәрергә куркалар, чөнки аларны да бу конфликтларга мәҗбүри җибәрү ихтималы юк түгел. Бу хакта Азатлыкка Кырым кеше хаклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров сөйләде.

Абдурешит Джеппаров: "Кырымтатарлар Русия армиясендә хезмәт итәргә теләми"
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:51 0:00

"Русия армиясендә хезмәт итүдән баш тартканнар хакында без әле ишетмәдек, кешеләр җинаять җаваплылыгына тартылудан курка. 18 яшькә җиткән һәр егет хәрби хезмәттән баш тартуга бара алмас. Ул моңа яшьлеге сәбәбеннән әзер түгел, ул моңа каршы чыга да алмый, без моны аңлыйбыз. Ләкин кешеләр башка юлны эзлиләр. Кемдер акча бирү юлын, кемдер авыру турында документ эшли, ә кемдер Кырымнан Украинага чыгып китәргә мәҗбүр. Шулай итеп һәр кеше ниндидер юллар эзли.

Шуны да әйтергә кирәк, без сөйләшкән кырымтатар булмаган яшьләр “кемдер ватанга хезмәт итергә тиеш бит” дип Русия армиясендә хезмәт итәргә каршы түгеллеген белдерәләр. Алар әлегә хәтле Русиянең Кырымда булуына каршы түгел, үзләрен Русия ватандашы дип исәпли.

Кырымтатарлар балаларын Русия армиясенә җибәрмәү юлларын эзли, бу да үзенә күрә көрәш булып тора

Кырымтатарларда исә бөтенләй башка караш. Алар балаларын Русия армиясенә җибәрмәү юлларын эзли, бу да үзенә күрә көрәш. Халыкара килешүләр буенча аннексияләнгән җирләрдән хәрби хезмәткә кешеләрне алырга тыелганын белеп без мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә җыенган идек, ләкин әни-әтиләр исемнәрен белдерергә, мәхкәмәгә барырга теләмиләр, чөнки баласына тагын да яман булыр дип уйлыйлар. Алар һичбер химаясез калганнарын аңлыйлар һәм һәрберсе ничек белә - шулай көрәшә.

Ни өчен кырымтатарларның Русиягә хезмәт итәргә теләмәгәннәре аңлашыла, алар Русияне кабул итмәделәр. Алар аны бөтен нәрсәдә кабул итмәделәр, шулай ук аның армиясендә дә хезмәт итергә теләмиләр. Кем теләр бүген армиягә китеп, иртәгә Сүриядә балаларны, йә Украинага чыгып, анда үз милләттәшләрен үтерергә? Аннексияләнгән җирләрдән кешеләр хезмәткә алынмаска тиешлеге, халыкара килешүләр булганы хакында бер район военкомы белән сөйләшеп карадык, ләкин ул моннан ерак кеше, аларга бу мәсьәләне беркем дә аңлатмаган. Алар моны белергә дә теләми.

Украинага кирәк булмаган кебек, без шулай ук Русиягә дә кирәк түгелбез

Мондый вазгыятьтә Украина дәүләт буларак нәрсәдер эшли алыр иде, ләкин минемчә, аңа бу кирәкми шикелле. Без Украинага кирәк булмаган кебек, шулай ук Русиягә дә кирәк түгелбез. Аның өчен безгә монда яхшы булмаганы да Украинаны борчымый, без моны өч ел дәвамында инде күрәбез. Волонтерлар кылганнарыннан тыш Украина ниндидер җитди адымнар ясамады. Украина дәүләт буларак безнең өчен бу мәсьәләдә файдалы булыр дип уйламыйм.

Без бу мәсьәлә буенча ОБСЕ, башка халыкара оешмалар белән эшләячәкбез, якын көннәрдә Киевта аларның вәкилләре белән очрашырга планлаштырабыз. Без Русия армиясенә чакырылачак яшьләр арасында аларның хокукларын аңлату эшләрен алып барырга планлаштырабыз", дип сөйләде Абдурешит Джеппаров.

Русия армиясендә хезмәт итәргә теләмәгән яшьләрнең Кырымнан китәргә мәҗбүр ителүе кырымтатар халкы санын киметү чарасы була ала

Шуны да әйтергә кирәк, Русия армиясендә хезмәт итәргә теләмәгән Кырым яшьләре өчен иң җиңел юл - Русиядән чыгып китү. Кайбер саннарга күрә, соңгы өч елда Кырымнан китүчеләр арасында иң күбесе - яшьләр. Статистика буенча соңгы өч елда Кырымда 20-24 яшьтәгеләр 33 меңгә, 25-29 яшьтәгеләр 22 меңгә кимегән. Моның факторлары итеп Кырымда икътисад, яшьләр өчен тәррәккыят перспективалары юклыгы дип белдерелә, ләкин Русия армиясендә хезмәт итергә теләмәгәннәрнең факторы хакында сүз юк.

Кырымтатар яшьләре өчен исә вазгыять ике яктан да катлаулы. Русия армиясендә хезмәт итәргә теләмәгәннәр Кырымнан чыгып Украинага китергә һәм андагы хәрби хезмәттән соң анда калырга мәҗбүр булачаклар, чөнки Кырымга кайтканнарны инде Русия армиясенә ала алалар йә җинаять эше ачарга мөмкиннәр.

Вазгыять үзгәрмәсә, Кырымнан яшьләрнең чыгып китүе җәелеп китсә, киләчәктә кырымтатарларда ирләр-хатыннар арасында тагын да зур демографик диспропорция барлыкка килә ала. Бу исә кырымтатар гаиләләренең кимүенә, гомумән, кырымтатар халкының Кырымда кимү процессын тизләштерә ала. Русия армиясендә хезмәт итәргә теләмәгән кырымтатар яшьләренең Кырымнан китәргә мәҗбүр булулары халыкның Кырымда саны үсмәсен өчен махсус оештырылган тагын бер яшерен миграция ысулы буларак кулланыла ала.

XS
SM
MD
LG