Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыдагы милли хәрәкәт вәкилләре төнге һөҗүмне тикшерүне таләп итә


Камил Җәләлиев: "Өемә һөҗүмне милли хәрәкәттә булуымнан күрәм"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:48 0:00

Камил Җәләлиев: "Өемә һөҗүмне милли хәрәкәттә булуымнан күрәм"

Чаллыда яшәүче Камил Җәләлиев өенә булган һөҗүмне үзенең милли хәрәкәттә катнашуына бәйләде. Милли хәрәкәт вәкилләре Татарстан прокурорына мөрәҗәгать итеп бу һөҗүмне җентекләп тикшерергә чакырды.

30 май төнендә Чаллының Мәләкәс арты бистәсендә яшәүче Камил Җәләлиев өенә ике кеше бәреп керә. Берсе өй тәрәзәләрен вата башлый, икенчесе өй эченә үтеп керә. 75 яшьлек Җәләлиев булдыра алганча каршылык күрсәтә. Һөҗүм итүчеләрнең берсе кача, икенчесен полиция килеп кулга ала, ләкин соңнан иреккә җибәрә.

Шушы вакыйга киң җәмәгатьчелеккә билгеле булгач, Азатлык хәбәрчесе җинаять булган урынга барып, зыян күрүче Камил Җәләлиев белән очрашып, выкыйганың нечкәлекләрен белеште.

Камил әфәнде әйтүенчә, төнге сәгать берләр тулып киткәч, ул өй ишеге төбендәге тавышларга куркып уянып китә. "Тиз генә утны яндырып карасам, бер кеше такта кисәге белән тышкы яктан өй тәрәзәсен ватып ята. Шул тактаны аның кулыннан тартып алмакчы булдым, такта сынды. Шул сынык белән бәреп керергә теләүченең үзенә сукмакчы булдым. Ләкин ватык тәрәзә аша моны эшләп булмады. Шуннан тиз генә бүлмәләрдән саклану өчен берәр зуррак әйбер эзли башладым. Ул арада тәрәзә буендагы тавыш тынды. Аның каравы, өйнең бер бүлмәсеннән чыгып килүче икенче кешене күрдем”, ди Җәләлиев. Үзе сөйләвенчә, ул кулына эләккән идән югычның сабы белән әлеге кешенең эченә нык кына итеп төртә. Өйгә кергән адәм эчен тотып сыгылып төшә һәм “бабай, үтермә”, дип ялвара башлый. Камил Җәләлиев өенә бәреп кергән бу кешене кысрыклап кечкенә бүмәгә кертә һәм полиция чакырта. Ярты сәгатьтән килгән тәртип сакчылары өй хуҗасын һәм өйгә бәреп керүчене полиция бүлегенә алып китеп булган хәл буенча аңлатмалар, гаризалар яздыралар, сорау алалар.

Өемә булган төнге һөҗүмне милли хәрәкәттә катнашуым белән бәйлим

Өенә булган төнге һөҗүмне Камил Җәләлиев үзе болай бәяли: ”Булган хәлне милли хәрәкәттә катнашуым белән бәйлим. Мин 90нчы еллардан ук милли хәрәкәттә катнашам. Милли хәрәкәт оештырган урам җыеннарын, Хәтер көннәрен һәм башка чараларны калдырмадым. Төнлә өйгә бәреп керүне дә шул активлык белән бәйле түгелме икән дим. Заманында пикетка чыккан өчен полиция алып китеп изоляторга япкан иде. Дүрт сәгатьтән соң гына чыгардылар”.

Камил Җәләлиев өенә һөҗүм ясаучыларның тотылганын полиция икенче көнне иреккә чыгара, тәрәзә пыяласын ватып керергә омтылучысын әлегә эзлиләр икән. Бу вакыйга турында Чаллы полициясе әлегә аңлатма бирми. Полиция идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Артур Муллин 2 июнь көнне безнең сорауларга : “Бу эшкә нинди дә булса бәя бирергә әле иртәрәк. Хезмәткәрләребез эшли. Әлеге эш шәһәрнең тикшерү комитетына тапшырылды”, дигән җавап белән чикләнде.

2 июньдә милли хәрәкәт вәкиле Тәлгат Әхмәдишин һәм “Азатлык” татар яшьләре берлеге әгъзалары Дамир Шәйхетдинов, Булат Гатин, Илмир Салих исеменнән Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковка Камил Җәләлиев өенә булган һөҗүм уңаеннан гариза җибәрелгән. Анда өйдә тотылган кешенең тиз арада иреккә чыгарылуы, икенчесенең билгесез булып калуына борчылу белдерелә һәм татар милли хәрәкәте вәкиленә карата явызлык кылучыларга тиешле чара күрү сорала.

* * * *

Әйтергә кирәк, соңгы вакытта Чаллыдагы милли хәрәкәт тирәсендә сәер хәлләр күзәтелә, хәрәкәтнең вәкилләренә басым көчәйде. Чаллы Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Рәфис Кашапов социаль челтәрләрдә сепаратизмга өндәүдә гаепләнеп өч елга ирегеннән мәхрүм ителгәннән соң, узган ел Чаллыда Рифат Бәдретдинов атлы активист тырышлыгы белән шул ук исемдә яңа оешма төзелде. Бу оешма аягына да басып өлгермәде, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков шикаяте нигезендә 11 май көнне Чаллы мәхкәмәсе Чаллы ТИҮен экстремистик оешма дип санарга һәм аның эшчәнлеген Русия җирлегендә тыярга дигән карар чыгарды.

XS
SM
MD
LG