Accessibility links

Русия Европа Шурасы бюджетына ел саен кертелергә тиеш акчаның өчтән бер өлешен кертмәячәк. Бу 11 миллион сум евро тәшкил итә.

Европа Шурасының Парламент ассамблеясе (ПАСЕ) эшчәнлеген финанслауга тотылуча 11 миллион евроны Русия түләргә җыенмый. Бу хакта сишәмбе Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин белдерде.

ПАСЕга кертемнәрне киметү ниятен Федерация Шурасы рәисәсе Валентина Матвиенко да әйткән иде.

2014 елда Кырымны аннексияләгән һәм Украинаның көнчыгышында сепартистларга ярдәм иткәне өчен Русиядән ПАСЕда тавыш бирү хокукы алынды. Русия парламентарийлары ассамблея утырышларында катнашу, чыгыш ясау һәм комитетларда эшләү хокукына гына ия.

Әлеге очрактан соң Мәскәү каршылык йөзеннән Европа Шурасының Парламент ассамблеясе сессияләрендә катнашудан баш тартты. Франция, Британия, Германия, Италия һәм Төркия белән беррәттән Русия Европа Шурасының иң төп кертемчесе булып тора. Ел саен ул 30 миллион евро тирәсе түләп тора иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG