Accessibility links

якшәмбе, 25 июнь 2017, Казан вакыты 17:06

"Куликово сугышы бүген дә идеология коралы буларак кулланыла"


Куликово сугышын тасвилаучы "Пересвет һәм Челубей алышы" рәсеме, Михаил Авилов, 1943

Куликово сугышы булганмы, әллә ул уйдырмамы? Профессиональ тарихчылар бу вакыйганы шик астына куйса да, төрле риваятьләргә нигезләнгән сугыш бүген дә идеология коралы булып кала. Финляндия галимәсе Кати Парппей Куликово бәрелешенең кешеләргә тәэсирен өйрәнгән.

Кати Парппей Көнчыгыш Финляндия университетында (University of Eastern Finland) эшли, фәлсәфә фәне докторы, тарих һәм география факультетында Русия тарихын укыта. Казанга килүенең максаты – Мәрҗани исемендәге Тарих институтында лекция уку һәм бер уңайдан Татарстан башкаласын өйрәнү. Кати тарих китапларында 1380 елда булган дип тасвирланган Куликово сугышына бәйле образларны, аның идеология әләме итеп кулланылып кешеләргә булган тәэсирен өйрәнгән. Бу хакта китап язган. Азатлык аннан татарларга турыдан-туры кагылган бу тарихи вакыйганың Европа кешесе күзлегеннән ничек күренүен кызыксынды.

– Кати, Куликово сугышы турында бәхәсләр күп, тарихчылар бу нисбәттән тарткалаша, җәмәгатьчелек тарафыннан да ул төрлечә бәяләнә. Ни өчен сез, чит ил галимәсе, шушы сугышны тикшерергә булдыгыз?

– 1380 елда булган бу бәрелеш рус тарихында мөһим вакыйгаларның берсе буларак бәяләнә, бу сугыштан соң Русиянең тарихы үзгәрә дип тасвирлана. Мин сугыш булганмы-юкмы, ничек барган ул сугыш, кем һәм ничек җиңгән, корбаннар саны һәм башка нечкәлекләрне тикшермәдем. Мин фәлсәфәче буларак Куликово сугышы белән бәйле образлар, андагы идеяләр, Мамай әмир гаскәре белән рус кнәзләре арасында булган бәрелешнең кешеләргә ничек тәэсир итә алганын, аның көчен тикшердем. Рус тарихында да, бүгенге тарих дәреслекләрендә дә моңа кадәр үзара тыныша алмаучы рус кнәзләре татарларга каршы берләшә алган дип тасвирлана. Бу идея әлегәчә кадәр яши.

Дәреслекләрдә Куликово сугышы русларның татар-монгол изүеннән котылу, бәйсезлек яулау итеп күрсәтелә

Беренче чиратта мин барлык мәктәпләрдә дә укытылган 6нчы сыйныф балалары өчен тәгаенләнгән тарих дәреслеген алдым. Анда Куликово сугышы ничек тасвирланганын, укучыларга аның ничек аңлатылуын өйрәндем. Билгеле, бу сугышта русларның Мәскәү кнәзе канаты астында берләшеп җиңүе татар-монгол изүеннән котылу, бәйсезлек яулау итеп күрсәтелә. Бу – рәсми позиция, ул шулай кабул ителгән дә һәм ул шул рәвешле әлегәчә тарала да. Берьяклы итеп тасвирлау, ни өчен Куликово сугышы хәзерге Русия өчен мөһим, аның образын куллануын фәнни күзлектән тикшерү кызык булды. Никадәр күп вакыт узган, ә Куликово сугышы һаман да тел очында тора бит. Гаҗәп!

Кати Парппей
Кати Парппей

Беренче чыганаклар ХV-XVI гасырларга туры килә. Куликово сугышының бүгенге тасвирламасы нәкъ шул язмаларга нигезләнә дә. Әмма ул язмалар ничек һәм кем тарафыннан барлыкка килгән, аның эчтәлеге никадәр үзгәргән? Бусы да кызык бит. Заказ белән язылганмы алар һәм кем тарафыннан? Билгеле, алар берьяклы гына язылган. Ягъни Дмитрий Донской кнәзе актан-ак, мәрхәмәтлек иясе булса, каршы як бу очракта татарлар, тулысынча караңгылык, явызлык көче итеп тасвирлана. Сүз уңаеннан, текстлар торган саен үзгәрә барган. Мәсәлән, XVI гасырга караган язмаларда инде чиркәү кешеләре барлыкка килә, язмаларда христиан догалары күп. Бу XV гасыр язмаларында азрак. Кнәз изге сугыш алып баручы итеп тасвирлана. Куликово сугышы православ христианнарның мөселманнарга каршы сугышы итеп сурәтләнә. Мәскәү кнәзлегенең дәрәҗәсен күтәрелүе сизелә. Ягъни, православие чиркәве яки аларның кешеләренең тәэсире юк түгел. Бу текстлар аннары Русия тарихын язуда да актив кулланыла.

– Ә бу сугыш идеология нигезендә ничек кулланылган?

– Рус тарихчылары, мәсәлән, Василий Ключевский Куликово сугышындагы җиңүне беренче илкүләм җиңү дип тасвирлый. Сергей Соловьев Европа Азияне буйсындырды дип яза. Каядыр үзләреннән өстәгәннәрдер, каядыр юк, бәлки ул тасвирламаларның Куликово сугышына бернинди дә мөнәсәбете дә юктыр, әмма ул корал буларак кулланылган. Мәсәлән, Русиянең Госманлы империясе белән тыныша алмаган вакытлары күп була. Менә бу очракта Куликово сугышы калкан кебек кулланылган, христианнар исламны җиңәргә тиеш дип гаскәр күтәрелгән. Куликово сугышы үрнәк итеп куелган.

– Русия өчен һәрвакыт кем беләндер сугышу кирәк, читтән һәм эчтән дошман эзләү күренеше бар. Ничек уйлыйсыз бу нәрсәдән килә?

Читтәге дошманнар үзгәреп торган, ә татарлар калган

– Әйтергә кирәк, Наполеон белән булган сугышта да Куликово сугышы әләм буларак кулланыла. Александр Iнче Дмитрий Донской белән чагыштырылган. Без һәм дошманнар, яхшылар һәм яманнарга бүлеп карау булган. XIV гасырда дошманнар татарлар булса, Төркия белән сугышта –төрекләр, аннары французлар була. Ягъни, шартларга карап Куликово сугышы кирәгенчә әвәләнгән. Читтәге дошманнар үзгәреп торган. Ә менә бүгенгә кадәр ни өчен татарларның дошман булу образы сакланып калганын әйтә алмыйм. Русия ни өчен читтән яки эчтән дошманнарны эзләвен дә аңлата алмыйм.

– Кати, сез рус чыганакларын өйрәнгәндә татарларны ничек күз алдына китердегез? Татарлар сездә нинди образ тудырды?

– Һичшиксез, тарихта татарлар зур роль уйнаган. Тарих дәреслекләрен, тарихи язмаларны укыганда татарлара “поганый”, Исмәгыйль токымы дип телгә алына, дошман итеп сурәтләнә. XV гасырга караган чыганакта да бу бар, әмма ул кадәр көчле түгел, ә менә XVI гасырга караган рус чыганакларында татарлар христианнарның дошманнары дип тасвирланганда эпитетлар кызганмавы ярылып ята. Әмма бу Европа чыганакларында юк диярлек. Бу – бары тик Русиягә хас күренеш. Русия Европаны монголлар явыннан саклады дип бәяләнә, ә Европада Русия үзе Азия буларак кабул ителә.

– Бүген Куликово сугышы ничегрәк эшкә җигелә?

– Ул әле дә тел очында. Мәсәлән, балалар өчен мультфильм бар. Ул провославие чиркәве ярдәме белән патриотик рухта ясалган, әмма биредә дә Куликово сугышы мәрхмәтлек һәм явызлык көчләре бәрелеше итеп сурәтләнә. Куликово сугышы көнен аерым вакыйга итеп күрсәтергә тырышу, аны календарьгә кертү тәкъдиме дә бар. Дөрес, Русия президенты Владимир Путин Куликово сугышы идеология яссылыгында каралырга тиеш ди, ике якта да татарлар да, руслар булган дип белдерде. Тик чынында дәреслекләр дә, рәсми тарих та Куликово кырында булган бәрелешне русларның дошманнар (татарлар) белән сугышы итеп тәкъдим ителә. Тел берне сөйли, кул башканы эшли кебек килеп чыга.

Илнур Миргалиев
Илнур Миргалиев

Тарихчы, галим Илнур Миргалиев Куликово сугышы турында бер генә тарихи чыганак та юк икәнен әйтә. Шуңа да ул булганмы-юкмы дип берсе дә өздереп әйтә алмый, һәрхәлдә профессиональ тарихчылар аны шик астына куя. Куликово сугышы берничек тә рус империясен барлыкка китерүгә сәбәпче була алмый дип сөйләде ул Азатлыкка.

“Алтын Урданың болганчык чоры башланганда Куликово сугышы кебек бәрелешләр бер дә, ике дә түгел, еш булып торган. Алтын Урдада үзәк хакимият көчсезләнә, Мамай исә хан түгел, ул Кырым, Кара диңгез янындагы далаларны баккан. Әле берсе белән, әле икенчесе белән бәрелешләр булган. Бу – табигый.

Алтын Урдага салым түләү туктатылмый

Куликово сугышыннан соң рус дөньясы Алтын Урдадан бәйсезлек алды дип уйлау – ахмаклык. Бу дөреслеккә туры килми. Ул озак еллар дәвам иткән процесс була. Әле Иван IIIкә кадәр рус җирләре тулысынча Алтын Урда составында була. 100 елдан соң Угра елгасы янында ике гаскәре очраша, әмма сугыш булмый. Ясак турында килешенә. Алтын Урдага салым түләү туктатылмый, бары тик мәҗбүрият бетә. Руслар салымны бүләк буларак биргән, аны “поминка”лар дип атыйлар. Тарихчы Новосельцев Петр Iгә кадәр “поминка”ларның күләмен тикшергән. Бер еллык “поминка” ике шәһәр төзәргә җиткән акчаны тәшкил иткән. Аны берничек тә бүләк итеп кабул итеп булмый, бу – чын-чынлап салым. Аны түләми башлау да килешү нигезендә генә башкарылган. Урыс дәүләте Казан, Себер, Әстерхан ханлыкларын яулап ала, әмма Казан ханлыгына түләнгән “поминка”ны Кырым ханлыгына бирүен дәвам итә. Салым туктатылмый икән, бернинди дә тулы бәйсезлек алынган дип әйтеп булмый. Дөрес, рус дәүләтендә идеология көчәя. “Мәскәү – өченче Рим” дигән әйтем барлыкка килә. Православие канат җәя, кнәзне патша итәләр, дәрәҗәсен арттыралар.

Куликово сугышы турында бернинди дә тарихи чыганаклар юк

Куликово сугышы турында бернинди дә тарихи чыганаклар юк. Ул тарихи вакыйга әдәби әсәр буларак 150-200 елдан соң гына языла. Археология фәне дә берни әйтә алмый, сугышның кайда булуы – билгесез, табылмаган. Елъязмаларда да берни юк. Тарихта сугышлар күп була, тарихи чыганакларга таянып, уң кул яки сул кул башлаганмы һөҗүмне, кайда бәрелеш булганын өйрәнергә мөмкин. Мәсәлән, Тимур белән Тохтамышның сугышы турында бик күп тарихи чыганаклар бар, алар нигезендә без гаскәр башлыкары кем булган, кем кайда качкан, ничә кеше һәлак булганын беләбез. Ә бу очракта берни юк.

Куликово сугышы турындагы әдәби әсәрдә ике кеше сугыша. Ул сугышу Алтын Урдага да, русларның сугышу ысулына да хас түгел. Ул антик, балкан дөньясына хас. Челубей дигән сугышчы кем ул? Татар тарихында андый кеше юк. Мамай ягында булган шәхесләр билгеле. Ә менә бу кешенең прототибын чамалап кына була. Сербларның “Александр” исемле дастаны бар, төрекләрдә исә Чиләбәй исемле сугышчлар була, ул мәшһүр исем. Балкан христианнары, монахлары госманлылардан качып рус кнәзлекләренә килгән. Рус кнәзләре менә шуларга идеология нигезен корырга тәкъдим иткәндер дип чамалыйм. Балкан якларыннан килгән монахлар шул эпос үрнәгендә Куликово сугышы турында әсәр язгандыр дип уйлыйм. Рус кнәзләре Мамайга, татарларга каршы берләшә, бу православе әләме астында бара дигән фикерне ныгытырга теләгәннәрдер.

Рус җирләре берләшеп чыкты, җиңде дип әйтергә нигез юк

Сугышы булгандыр дип уйлыйм, әмма моны татар-рус, Алтын Урда белән рус дәүләте мөнәсәбәтләре арасындагы зур процессның кечкенә эпизоды итеп карарга кирәк. Куликово сугышыда бәйсезлек өчен бөтен рус җирләре берләшеп чыкты һәм җиңде дип әйтергә бернинди дә нигез юк. Бу сугыш сәясәтчеләрнең коралы итеп XIX гасырда кулланыла башлый. Ул идеология буларак эшкә җигелә. Куликово сугышы узарга мөмкин дип фаразланган җирләрдә һәйкәл куялар, аның турында яза башлыйлар. Совет вакытында китаплар бастыралар, фильмнар төшерәләр, әмма ныклап аны аңлаткан кеше дә юк", дип сөйләде галим.

* * *

Куликово сугышы 1380 елда була. Мәскәү кнәзе Дмитрий Донской җитәкчелегендә гаскәр Алтын Урданың бәкләрибәге булган Мамай гаскәре белән сугыша. Сугыш төгәл кайсы урында булуы билгеле түгел, бу тарихчылар тарафыннан төрлечә бәяләнә, берничә версия бар. Урта гасыр чыганакларына караганда, Куликово кыры Непрявда елгасы Дон елгасына койган урында була, бу җирләр әлеге Тула өлкәсенә керә.

Куликово сугышында Дмитрий Донской татар-монгол гаскәрләрен тар-мар итү хөрмәтенә 1995 елдан бирле 21 сентябрь Хәрби дан көне буларак билгеләнә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG