Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Казан башкарма комитеты башлыгы урынбасары Иван Кузнецов тоткарланган


Иван Кузнецов
Иван Кузнецов

Чәршәмбе Казан башкарма комитеты башлыгы урынбасары Иван Кузнецов тоткарланган. Ул 600 мең сум күләмендә ришвәт алуда шикләнелә.

Иван Кузнецов янына куәт оешмалары вәкилләре килүе турында "Реальное время" хәбәр итә.

Иван Кузнецов Түбән Камада туган. Башкарма комитетта ул икътисади үсеш мәсьәләләре белән шөгыльләнә иде. Муниципаль хезмәттә 2006 елдан бирле эшли. Карьерасын Казан муниципаль берәмлегендә идарә җитәкчесе буларак башлаган.

Күпсанлы бүләкләре бар.

XS
SM
MD
LG