Accessibility links

пәнҗешәмбе, 29 июнь 2017, Казан вакыты 15:57

Татарстанда матди булмаган мәдәни мирас реестры булдырылачак


Татарстан Дәүләт шурасында булган матбугат очрашуында

Хакасия, Тыва, Саха республикаларыннан соң Татарстан да "Матди булмаган мәдәни мирас турында" канун кабул итте. Президент Рөстәм Миңнеханов аны имзалаган һәм ул 2018 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керергә тиеш. Казанда узган матбугат очрашуында яңа канунга аңлатмалар бирелде. ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертү өчен Татарстанның төп намзәте саналган Сабантуйга да аерым тукталып уздылар.

Татарстан Дәүләт шурасында булган матбугат очрашуында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Татарстанның традицион мәдәниятен саклау дәүләт үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова Матди булмаган мәдәни мирас канунының мөһимлеге турында сөйләде.

Яңа канун нигезендә Татарстанда яшәүче барлык халыкларның йолалары, гореф-гадәтләре, сәнгать һәм мәдәният үрнәкләре, бәйрәмнәр турында мәгълүмат тупланачак, өйрәнеләчәк. Төп эш саклаумы, яки үстерү, популярлаштырумы дигәндә, канун боларның барысын да күз алдында тота. Мисал өчен, элек уйналган милли уеннарны яңадан кулланышка кертү мөмкин түгел, әмма аларны теркәү, өйрәнү бурычы булачак. Матди булмаган мәдәни мирас үрнәкләренең бердәм реестры эшләнәчәк, аның сайты була дип ышандырдылар. Әлегә бу исемлек туплана гына.

Гүзәл Шәрипова
Гүзәл Шәрипова

Өч түрә тарафыннан да бу канун камил, җитди, уникаль дип бәяләнде, аның бер каршылыксыз кабул ителүе ассызыкланды. Канунны тормышка ашыру никадәр бюджет таләп итәчәге билгеле түгел, әмма депутатлар да, башкарма хакимият вәкилләре дә акча җитәрлек дип ышандырды. Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова канун булмаган вакытта да эш алып барылды, матди булмаган мәдәни мирас үрнәкләре өйрәнелде дип әйтте.

Матди булмаган мәдәни мирас үрнәкләренең реестры булдырылачак, аны башкару өчен кимендә 200 мең сум таләп ителәчәк

"Татарстанда эшләүче төрле дәүләт програмнары бар, аның нигезендә эш инде моңа кадәр дә алып барылды. Финанс чыганаклар бар, Татарстанның традицион мәдәниятен саклау дәүләт үзәге бар, аның финанс мөмкинлекләре белән дә бу эш башкарыла. Төгәл нинди суммалар таләп ителәчәген әйтә алмыйм мәсәлән, матди булмаган мәдәни мирас үрнәкләренең реестры булдырылачак, аның беренче варианты инде бар. Аны башкару өчен кимендә 200 мең сум таләп ителәчәк. Өстәмә акчалар кирәк булса, аңа финанслар табылачак", диде түрә.

Матди булмаган мәдәният дигәндә беренче чиратта бүгенге Сабантуй бәйрәме күз алдына килә. Ә ул күп сораулар тудыра. Соңгы елларда аңа шактый үзенчәлекләр, яңалыклар да кертелде. Татарстанның күп кенә авыл җирләрендә Сабан туе бәйрәмен уздырырга акча таба алмаганда Татарстан, Казан хакимияте быел милли бәйрәмне Парижда ук уздырды. Бу чыгымлы вакыйганы туристларны Казанга җәлеп итү, Татарстанны, татар мәдәниятен таныту белән акландылар, шул ук вакытта Франциягә махсус очкычларда очып Сабантуйны ЮНЕСКОның матди булмаган дөнья мирасы исемлегенә кертүгә ирешүгә кармак салу иде дип аңларга кирәк.

Азатлык матбугат очрашуында катнашкан түрәләрдән Парижда уздырылган Сабантуй татарның милли бәйрәмен ЮНЕСКО исемлегенә кертүгә этәргеч була аламы дип кызыксынды. Очрашуда чыгыш ясаганнарның Париж Сабантуена бармаганлыгы да ачыкланды.

Татарстанның Сабан туен ЮНЕСКО исемлегенә кертү теләге – 2003 елдан бирле сузылып килгән мәсьәлә. Ул әле дә хәл ителмәде. Сәбәбе федераль үзәккә барып төртелә. 2016 елда Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевнең Русия мәдәният министры Владимир Мединскийга бу хакта хат та язган, әмма җавап булганмы – билгесез. Хәер, Русия матди булмаган мәдәни мирас турындагы Париж конвенциясен ратификацияләмичә, республиканың татарны популярлаштыра торган борынгы бәйрәмне ЮНЕСКОның матди булмаган дөнья мирасы исемлегенә кертү мөмкинлеге чикле.

Фәнзилә Җәүһәрова
Фәнзилә Җәүһәрова

Татарстанның традицион мәдәниятен саклау дәүләт үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова Сабантуйны ЮНЕСКО исемлегенә Төркия аша да кертеп карарга тырышулары турында әйтте.

"Матди булмаган мирас турында Париж конвенциясе бар. 2003-2005 елларда да бу документны ратификацияләми торып та теге яки бу мирасны ЮНЕСКО исемлегенә кертү мөмкинлеге бар иде. Русия ул чакта Байкал арты халыкларының гореф-гадәтләрен, оланхое якутларының гореф-гадәтләрен кертеп калырга өлгерде. Без исә соңга калдык. 2006 елда бу процесс тукталды, Конвенция расланмады.

Татарстан Сабантуйны ЮНЕСКО исемлегенә Төркия аша да кертергә тырышып карады, барып чыкмады

Дөрес, без төрлечә тырышып карадык. Мәсәлән, Татарстан мәдәният министрлыгы Сабантуйны ЮНЕСКО исемлегенә Төркия аркылы да кертү мәсьәләсен күтәрде. Анда да безнең милли бәйрәм уза, әмма барып чыкмады. Әлегә бу мәсьәлә ачык кала. Татарстанның ЮНЕСКО белән элемтәләре бар, эш системын беләбез. Әйтергә кирәк, бу мәсьәлә Русия Федерация шурасында да күтәрелде, Валентина Матвиенко катнашында булган утырышларда Париж конвенциясенә бәйле мәсьәлә күтәрелде, ул аның белән таныш", дип җавап бирде Фәнзилә ханым.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев исә Сабантуйның үзенчәлеген саклап калу мөһим, әмма татарның кулы җитмәгән башка өлкәләр дә бар диде.

"Бүгенге Сабантуй чын бәйрәм түгел. Алтайга бырырга туры килде, анда Ил уен дигән бәйрәмгә эләктем. Бездә уртак уеннар шактый, аларны өйрәнәсе, бәлки, кайсыберләрен кире үзебезгә кайтарырга кирәктер дә. Йолалар да, Сабантуй, җыеннарның мәгънәсе дә җуела, милли уеннар да заманча уеннар белән алмашына", диде Разил Вәлиев.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

Ул шулай ук татарның югалган музыка уен кораллары мәсьәләсен күтәрде. Бүген баян, гармун һәм "япон тактасы" гына калды кебек. Без үскән заманда йөзләгән музыка уен кораллары бар иде, алар зур тизлектә югалып бара. Музыка сәнгатен үстерик дисәк, булганын саклап кулланышка кертеп җибәрү мөһим. Әлегә бу юнәлештә Геннадий Макаровның берьялгызы тырышып йөрүе генә күренә", диде ул.

Разил әфәнде әйтүенчә, "Матди булмаган мәдәни мирас турында" канун Татарстанныкы, әмма татар яшәгән төбәкләргә дә аның әһәмияте зур. Үзебезнең канунны, тәртипне урнаштыра алмасак та, матди булмаган мирасны өйрәнүгә чикләр юк, диде ул һәм Русия Дәүләт думасына Татарстаннан сайланган депутатларның мондый канунны Русия күләмендә кабул итү тәкъдиме белән чыгуын сораячакбыз дип тә өстәде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG