Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония парламенты император Акихитоның тәхеттән ваз кичүе турында канунны хуплады


Император Акихито
Император Акихито

Япония парламентының югары пулаты җомга император Ахитоның тәхеттән ваз кичүе һәм хакимиятне вариска тапшыру турында канунны раслады. Документка ярашлы, әлеге процесс өч ел эчендә тәмамланырга тиеш.

Яңа канун бүгенге императорга гына кагыла.

Былтыр августта 83 яшьлек император Акихито үзенең өлкән яшьтә булуы һәм сәламәтлеге какшавы сәбәпле үз вазифаларын башкару авыр булуын белдергән иде. Ул хакимиятне өлкән улы принц Нарухитога калдыру теләген әйтте. Хакимиятне тапшыру киләсе елның ахырында башланыр дип көтелә.

Бу Япониядә соңгы 200 елда беренче шундый гамәл. Моңа кадәр императорлар тәхетләрендә вафатына кадәр утыра иде.

Акихито - Япониянең 125нче императоры. Ул әтисе Хирохито үлеменнән соң 1989 елда тәхеткә килде.

Япониядә император дәүләт белән идарә итүдә катнашмый. Ул бары тик вәкиллек хокукларына гына ия. Шул ук вакытта император дәүләтнең рухи юлбашчысы санала.

XS
SM
MD
LG