26 ел элек - 1991 елның 12 июнендә Татарстанда беренче мәртәбә президент сайлавы узды. Дәүләт суверенлыгын игълан иткән Татарстан Русия президенты сайлавын рәсми рәвештә уздырудан баш тартты һәм үз президентын булдырды. Бу вазифага сайланган Миңтимер Шәймиев җитәкчелегендә республика 1992 елның мартында суверенлык референдумы да уздырды. Әмма бүген инде рәсмиләр бу вакыйгаларны искә алырга теләми. Азатлык 1999-2002 елларда Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең сүзчесе булган, соңрак аны тәнкыйтьләгән китабы өчен социаль төркемгә карата нәфрәт уятуда гаепләнеп бер елдан артык иректән мәхрүм ителгән журналист һәм блогер Ирек Мортазин белән Татарстан президенты вазифасы турында сөйләште.
– Ирек, Татарстанның 90нчы елларда сайланган беренче президенты эшчәнлегенә бүген нинди бәя биреп була?
– Татарстанда президент инде 2001 елдан ук юк. Президентларны билгеләп куймыйлар бит. 2015 елда да сайлау имитациясе генә булды. Татарстанда президент юк хәзер. Төбәк башлыгы, татарбашы, кем дип кенә атамагыз. Моны тарихчылар тагын 15-20 елдан бәяләр әле. Мин үз бәямне “Миңтимер Шәймиев: Татарстанның соңгы президенты” дигән китапта бирдем инде. Ул китапны ватаныбыз бик югары бәяләде, бер елдан артык утыртып чыгардылар. Ул китапта язылганнарга әлегә берни дә өсти алмыйм.
– Шәймиев ун ел буе президент булды дип әйтә алабызмы?
Миңнехановны президент дип атап булмый. Ул төбәк башлыгы гына. Шәймиев тулысынча бәйсез иде
– Беренче һәм соңгы президент булды. Миңнехановны президент дип атап булмый. Ул төбәк башлыгы гына. Шәймиев тулысынча бәйсез иде. 2001 елга кадәр ни теләсә, шуны эшли алды. Мәскәүдән бик бәйле булмады. Миңнехановның бурычы акча эшләүдән генә гыйбарәт. Төбәкләрнең акчасы инде калмады. Хәзер төбәк башлыгы беренче чиратта лоббист вазифасын үти. Мәскәү белән, андагы министрлыклар, идарәләр, казначылар, Үзәк банк белән килешә белү кирәк. Шәймиев төбәк башлыгы буларак яхшы эшләде, Миңнеханов турында да шуны әйтеп була. Миңнеханов та зур акчалар ала алды, димәк, төбәк башлыгы буларак яхшы булды. Ә башка нәрсәләр аннан тормый.
– Шәймиев 90нчы елларда булган мөмкинлекләрне ни дәрәҗәдә куллана алды?
– Ул мөмкинлекләрне бик уңышлы конвертацияләде. Хәзер Русиядәге иң бай кешеләр исемлегендә Шәймиев дигән фамилия дә бар.
– Миңнехановтан соң Татарстанда президент вазифасы бетерелерме, яки өченче президент та булырмы?
– Миңнеханов чорында ук бетерелергә дә мөмкин. Әмма аның мәгънәсе калмады инде. Татарстанның баш командиры дип тә, баш хан дип тә атый алабыз. Әмма ничек атаудан гына тормый бит. Хәзер дә президент дип атала. Әмма Татарстанның 25 ел элек булган җитәкчесендәге вәкаләтләр хәзерге җитәкчедә инде юк. Чагыштырып та булмый.