Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең төрле шәһәрләрендә коррупциягә каршы чаралар үтте


Мәскәүдә оппозиция вәкиле Илья Яшинны тоткарлау
Мәскәүдә оппозиция вәкиле Илья Яшинны тоткарлау

Мәскәүдә коррупциягә каршы оппозиция чарасында 600ләп кеше тоткарланган. Петербурда тоткарланучылар саны 300 тирәсе. Бу хакта "ОВД-Инфо"га таянып Дождь телеканалы хәбәр итә.

Мәскәү

Полиция активистларны Тверская урамында, Пушкин мәйданында һәм Сахаров проспектында тоткарлаган. Тоткарланучылар арасында оппозиция вәкилләре Илья Яшин, Вячеслав Мальцев, Марк Гальперин, коррупция белән көрәш фонды җитәкчесе Роман Рубанов һәм "Ачык Русия" координаторы Мария Баронова бар.

Тверская урамында җыенга чыгучылар "Оят! Русия Путинсыз!", "Путин - карак" дип кычкырганнар.

Моңа кадәр үз йорты янында Алексей Навальный тоткарланган иде. Бу гамәлне Навальныйның халыкны рөхсәт бирелмәгән митингларга чакыруы өчен дип аңлаталар.

Казан

Казанда каршылык чарасына 600ләп кеше чыккан иде. Дүрт кеше тоткарланды.

Уфа

Уфада узган чарага ике меңнән артык кеше чыккан. Тоткарланучылар турында хәбәр ителми.

Нократ Аланы

Каршылык чарасы көндезге икедә башланып якынча дүрткә хәтле барды. Анда егерме бишләп кеше катнашты. Яшьләр күпчелек тәшкил итте, олы яшьтәгеләр күренмәде. Пикет оештыручылар һәм катнашучыларның максаты – Русиядә югары дәрәҗәдәге идарәдәгеләрнең коррупция фактлары буенча тикшерү эшләренә теләктәшлек итү, илдә ришвәтчелекнең теге яки бу төренә каршы катгый ризасызлык белдерү. Шулай ук илдә социаль өлкәдә борчыган сораулар, хезмәт хакының түбән булуы, Русия хөкүмәте сәясәте белән килешмәүчәнлек пикетка чыгарга мәҗбүр иткән.

Пикетка килүчеләрнең, күбесе студентлар, интернеттагы youtub видеохостингында ачык рәвештә урнаштырылган Навальный штабы тарафыннан хокук саклау органнары һәм Русия хөкүмәте әгъзаларының ришвәтчелек гаебе буенча бәйсез тикшерү эше белән танышып баруы билгеле булды.

Киров

Киров шәһәрендә булган митингта да күбесенчә яшьләр катнашты. Ришвәтчелеккә каршы протест йөзеннән барлыгы 400гә якын кеше чыккан иде. Катнашучыларның барсын металл тикшерә торган рамка аша үткәрделәр. Социаль челтәрдә моның катнашучыларның үзләре өчен кирәк, полиция белән берничек тә сүзгә килмәгез дигән аңлату оештырылган иде.

Кировта сүз алган кешеләр өчен ачык микрофон куелды, Навальныйның яздырып алынган үз чыгышын тавыш көчәйткеч аша җиткерделәр.

Кировта да, Нократ Аланында да каршылык чараларында катнашучылар төрле язулы шигарләр тоткан иде. Нократ Аланында, мәсәлән, “Законы есть, правосудия нет!” һәм “Димон. Что? Вор!” дигәнне күрергә була иде.

XS
SM
MD
LG