Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда бюджет дефициты 2016 елда 2 млрд сум тирәсе булган


Татарстанның чыгымнары 2016 елда керемнәрдән 1 млрд 991 млн 956,6 мең сумга артыграк булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Шурасы комитеты утырышында республика финанс министры урынбасары Алексей Шишкин хәбәр итте.

Шишкин сүзләренчә, 2016 елда Татарстан бюджетының керемнәр өлеше расланган планга карата 102,7 процентка үтәлгән һәм 220 млрд 238 млн 182,6 мең сум тәшкил иткән. Консолидацияләнгән бюджет керемнәре 262 млрд сумлык булган.

Чыгымнар исә 222 млрд 230 млн 148,2 мең сум тәшкил иткән. Консолидацияләнгән бюджет чыгымнары 261,5 млрд сум булган. Федераль бюджеттан 28,4 млрд сум акча килгән. Дәүләт бурычы 93,4 млрд сум, дип белдерә Шишкин.

2017 елда Татрстанның керемнәре 178,1 млрд сум, чыгымнары 185,6 млрд сум тәшкил итәчәк. Шулай итеп, бюджет дефициты 7,57 млрд сум булачак.

XS
SM
MD
LG