Accessibility links

җомга, 20 октябрь 2017, Казан вакыты 04:42

15 июнь иртәсендә Татарстанның халык артисты, Тукай бүләге иясе, мәшһүр җырчы Әлфия Авзалова вафаты турында билгеле булды. Әлфия апага 84 яшь иде. Мәрхүмә Казанның Татар зиратында җирләнәчәк.

60 елдан артык сәхнә тоткан, моңлы тавышы белән татар дөньясына йөзләрчә җыр иңдергән Тукай бүләге иясе, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова арабыздан китте. Күренекле шәхесләр Әлфия апаны "җыр сәнгатенең чишмә башы", "тере легендабыз", "ул безнең Коко Шанель кебек", "татар милләтен бербөтен итүдә зур өлеш кертүче", "моң патшабикәсе" дип тә бәяләде.

Әлфия апа үзенең моңлы булуын: "Моң ятимлектән, авырлык күрүдән килә ул, күкәй эченнән чыккан әнә минем кызларда берсендә дә моң юк. Алар рәхәттә үстеләр", дип белдергән иде.

Римма Ибраһимова, Татарстанның халык артисты:

– Әлфия апа сәхнә кырыена басып сынап карап торырга ярата иде. Җырлаганнан соң түбәнсетеп түгел, төзәтү юлларын күрсәтеп кимчелекләрне маңгаеңа төбәп әйтеп бирде. Кешелекле иде ул. Кәефең булмаса сораша, кыен вакытларда хәлеңә керә белде. Кечкенәдән аны тыңладым, аңа сокландым.

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгәндә "Кәккүк"не җырлый иде. Мин аны Әлфия апа җыры дим. Чөнки бу җыр аны дөньяга чыгарды, танытты һәм хәзер дә "Кәккүк"не Әлфия апа кебек башкаручы юк.

Рамил Курамшин, баянчы:

– Әлфия Авзалова белән Илһам Шакировны татар җырының ике баганасы дип саныйм. Ул гомергә шулай булачак. Без Әлфия апаны югалтмадык, ул җырларында яшәячәк. Чөнки аның кебек хисле итеп, тәненең бөтен күзәнәкләре белән җырлаучы башка юк. Аның белән гастрольләрдә булырга туры килде. Гадел, үз бригадасын әни кебек кайгыртучы булып истә калды.

Зөһрә Шәрифуллина, җырчы:

– Әлфия Авзалова – ул безнең бөек җырчыбыз. Милләтебезне, телебезне, динебезне саклап калган шәхесләребезнең берсе. Без Әлфия апа җырлары белән үстек. Бик күп җырчылар аның моңнарында тәрбияләнде.

Зәйнәп Фәрхетдинова, җырчы:

– Әлфия апага талантны табигать биргән. Белем алмаса да, үз юлын, аерып әйтәм, тугры юлын булдырган, үз юлын тапкан шәхес. Европа сәхнәсе, урыс сәхнәсе булсынмы, әллә татарныкымы, Әлфия апа анда үзен тотышы, кыяфәте, килбәте, сүзе белән Аллаһы тәгаләнең иң беренче кешесе. Ул әйтеп бетергесез һәм сөйләп бетергесез талант иясе. Ул җырчылардан иң беренче булып үз сүзен әйтә белгән, үз йөзен-имиджын булдырган, талантын күрсәткән кеше. Ул – беренче. Әлфия Авзалова Коко Шанель кебек. Аның турында сүз дә булырга тиеш түгел. Күңелләребездә мәңге сакланыр!

Әлфия Авзалова (с), Алсу, Ралиф Сафин, Ренат Ибраһимов. Алсуның җырлар тупланмасын тәкъдим итү кичәсе. Казан, 11 декабрь 2008
Әлфия Авзалова (с), Алсу, Ралиф Сафин, Ренат Ибраһимов. Алсуның җырлар тупланмасын тәкъдим итү кичәсе. Казан, 11 декабрь 2008

Әлфия Авзалованың соңгы елларда хәтере таралып китү белән газапланды. 80 яшьлек юбилее җитәр алдыннан ул Азатлыкка: "Мин җырларымны яратып тыңлаган, мине үз иткән татар халкына бик-бик рәхмәтлемен! Беләсезме, ә минем бик тә җырлыйсым килә бит", дип әйткән иде.

Азатлыкның: "Әлфия апа, кулыгызга бүген микрофон тоттырсалар һәм бер җыр башкарыгыз әле, дисәләр, кайсын җырлап җибәрер идегез?" дигән соравына, Әлфия Авзалова телефон аша "Картаямыни соң йөрәк?"не сузып җибәргән иде.

Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев татар халкы Әлфия Авзалованың хезмәтенә рәхмәт белдерергә тиеш, бу уңайдан Казанда аның исемендәге урамнар барлыкка килүен хәстәрләргә кирәк дип белдерде.

Казанның берәр урамы Әлфия апа исемен йөртергә тиеш. Бу эшне аның туган ягы – Актанышта да башкару кирәк. Вакыт белән Әлфия апага һәйкәл дә урнаштырылыр

“Мәшһүр кешеләрнең вафатыннан соң Татарстан хөкүмәте шәхеснең исемен мәңгеләштерү турында карар чыгара. Туфан ага Миңнуллин белән шулай булды. Бу очракта да шулай булыр дип ышанам. Казанның берәр урамы Әлфия апа исемен йөртергә тиеш. Бу эшне аның туган ягы – Актанышта да башкару кирәк. Вакыт белән һәйкәл урнаштырылыр, аерым сәнгать, мәдәният, музыкага бәйле йортларга да аның исеме бирелүен кайгыртуыбыз кирәк булачак. Әлфия апа Авзалова онытылса, бу безнең намуста калачак. Татар халкының үсешенә ул – зур хезмәт, көч куйган шәхес. Халык аңа җавап итеп ихтирам күрсәтергә тиеш”, диде ул Азатлыкка.

Әлфия апа Авзалова авыр гомер кичерә, аның балачагы ачлы-туклы үтә. Ятимлектә, хәерчелектә узган бәләкәй чаклары турында “Ирек мәйданы” газетасына мәрхүм җырчы болай дип искә алган.

“Бик авырлык белән үстем. Кием-салым да, ашарга, ягарга утын да юк. Әнием 27 яшьтә тифтан үлде. Без әбиебез (Закирә апа – әнинең апасы, аны әби дип йөртә идем) тәрбиясенә калдык. Ул сеңлемне 4 яшь тулгач, Актанышның Такталачык авылына балалар йор­тына бирде. Миңа 6 яшь булганда аны бер уч ашлык алганы өчен 5 елга төрмәгә алып киттеләр. Шуннан караучысыз калдым. Актаныш районының Яңа Әлем авылына балалар йортына алты чакрым араны бата-чума җәяү үтеп берүзем бардым.

Сугыш вакыты. Чабатамның төбе юк, өстемдә җизнидән калган бишмәт, анысы да йөз җир­дән ямаулы, җиңе әкәмәт озын. Анда да укырга ике төрле чабата киеп йөрдек. Салам түбәле приютта идән­гә тезелешеп йоклый идек. Бер аяк киемен алмаш-тил­мәш кидек. Оек та юк. Авылдашлар ертык оекбашларын би­рә иде. Ике төрле оекбашны бер итеп киеп йөр­дем. Шуңа да сөенә идем.

Әбине төрмәдән өч ел утыргач азат иттеләр. Аннары без дә өйгә кайттык. Күр­ше-күлән иске йортыбызның коймаларын, киртәләрне ягып бетергән. Сорашырга ту­ры килгән чаклар да булды. Бервакыт дүрт көн ач килеш мич башында утырдым. Күр­ше Зәй­нәп апа кереп, үз­ләренә алып чыкты. Ул үлем тырнагыннан алып калды. “Казларыбызны карарсың, керләребезне юар­сың, бераз ашарыңа да булыр”, ди­де. Кер юар өчен көч ки­рәк бит. Кулларым бәлә­кәй, ничә көн ашамаган. Казларга җир өстенә чыгып калган яшел­рәк, кисек бә­рәңге­ләр­не пешергәннәр. “Ашат” дип табак белән бәрәңгене кулыма тоттырдылар. Каз ысылдап ми­ңа таба килә. Аларга дип пешергән бәрәң­гене берүзем ашап бетерә яздым. Бик азы гына казларга артты.

Аннары ятимнәргә алманнарның тотылган киемнәрен кайтардылар. Миңа да бер пәлтә бирделәр. Иске булса да ул яңа кебек тоелды. Ка­зан музыка училищесына да шул киемнәр белән килдем.

Мәңге онытасым юк: укытучы апа, киемем юклыкны белә бит инде, Казанга ки­тәргә җыенгач, үзенең бер кофтасын бирде. Ничә еллар буе кадерләп кидем аны”, дип истәлекләре белән бүлешкән Әлфия апа.

Әлфия Авзалова белән хушлашу 17 июньдә Г.Тукай исемендәге Казан дәүләт татар филармониясендә иртәнге 10да башлана.

Белешмә. Әлфия Авзалова 1933 елның 15 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Актаныш авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килгән. Биш яшендә әнисе үлә. Әтисе Икенче дөнья сугышында һәлак була. Ул әнисенең сеңлесе тәрбиясендә үсә.

Җырчы буларак 1952 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә чакырыла. Кабатланмас матур тавышка ия җырчы тиз арада ансамбльнең күренекле башкаручыларның берсе булып таныла. 1957 елда Мәскәүдә Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында ясаган чыгышы Әлфия Авзаловага беренче зур уңыш китерә.

Солтан Габәши, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин һәм башка композиторларның катлаулы әсәрләрен, халык көйләрен һәм заманча җырларны башкара.

Җырчының таланты һәм мөмкинлекләренең тар кысаларга гына сыймавын аңлаган филармония җитәкчелеге Әлфия Авзаловага үз иҗат труппасын оештырырга рөхсәт бирә. Легендар җырчы Урта Азия, Балтыйк буе республикаларында күп тапкырлар концертлар куя, Русия шәһәрләрендә чыгыш ясый.

Дөнья халыклары җырларын таныткан өчен 1960 елда җырчы "Дөнья халыклары арасында тынычлыкны ныгытудагы өлеше өчен" дигән Мактау кәгазе белән бүләкләнә. Ул шулай ук ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы орденына ия була.

Әлфия Авзалова – Татарстанның халык, РСФСР атказанган артисты, Тукай бүләге иясе.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG