Accessibility links

пәнҗешәмбе, 17 август 2017, Казан вакыты 00:46

15 июньнән Европа Берлегендә яшәүчеләр 28 илдә роумингсыз шалтырата, SMS җибәрә һәм интернет куллана ала.

15 июньнән Европа Берлегенә кергән илләр арасында мобиль роуминг өчен түләү бетерелде. Берлеккә кергән 28 илдә хезмәт күрсәткән һәр телефон операторы бәяләре хәзер бердәм булачак.

"Бүген мобиль элемтәнең бердәм Европа базары чыннан да бердәм булган тарихи көн. Быел европалар җәйге ялларга киткәндә беренче тапкыр кесә телефоннарын һәм интернетны өйдәге тариф нигезендә куллана алачак", диелә Европа комиссиясе чыгарган белдерүдә.

Еврокомиссия башлыгы Жан-Клод Юнкер роуминг өчен түләүдән баш тартуны "тарихи" вакыйга дип атады.

Европа комиссиясе роуминг өчен түләүдән баш тарту планын 2015 елның җәендә игълан иткән иде. Моның өчен кирәкле соңгы канун 2017 елның апрелендә кабул ителде.

XS
SM
MD
LG