Accessibility links

14 июнь КФУның "Tataristica” үзәгендә "Татар филологиясе: ихтыяҗ һәм мөмкинлекләр" дигән фикер алышу үтте. Фикер алышу милли мәгариф проблемнарын күтәрәсе, хәл итү юлларын эзлисе урынга филология бүлегенә абитуриентларны җәлеп итү акциясенә әверелде.

Түгәрәк өстәлдә катнашучы өч дистәгә якын кеше кемнәрдә укыганын, кемнәр белән яшәгәнен, хәзер кем булып эшләүләрен телгә алды. Шуларның күбесе татфакка биюче булганга, тел өйрәнергә кирәк булганга, бизнес өчен файдаланырга керүе турында әйтте, фәкать шагыйрь Газинур Морат кына милләт язмышы китерүен телгә алды. Хәзер бу бүлек бармы? Аңа күпме абитуриент кабул ителә, татарча белем бирүдә нинди проблемнар бар? Бу сораулар ачык калды гына түгел, алар яңгырамады да.

Дөрес, әдәбият галиме Хатыйп Миңнеголов түгәрәк өстәл башында ук, мактанып, алданып утырмыйк, уртага салып сөйләшер сүз күп дип айнытырга тырышты тырышуын. Галим ачынып сөйләде:

Югары уку йортлары ябыла икән, милли мәдәниятне, телне, әдәбиятны өйрәнергә һичьюгы үзәкләр ачарга кирәк түгелме?

– Безнең милли мәгариф юк икән – аның филологиясе дә юк дигән сүз. Туксанынчы елларда Казан дәүләт университетына меңнән артык студент кабул итә идек. Моннан тыш берничә кафедра бар иде. Педагогика институтында, һуманитар институтларда милли кадрлар әзерләнде. Ә хәзер шулардан бер әдәбият кафедрасы калды. Анда юклы-барлы ставкага тугыз-ун кеше эшли. Бу мөгаллимнәрнең фән белән шөгыльләнергә вакытлары да юк. Чаллы, Түбән Камадагы үзәкләребез мескен хәлдә. Әлмәттә муниципаль институт бар иде, анда татар филологиясе кафедрасы яхшы эшли иде. Аны да яптылар. Бу хәлләргә күңелем елый. Югары уку йортлары ябыла икән, милли мәдәниятне, телне, әдәбиятны өйрәнергә һичьюгы үзәкләр ачарга кирәк түгелме?

Бу сүзләр кайбер проблемнарга тукталуга сәбәпче булса да, ахыр-чиктә сүз барыбер безнең заманда укыту яхшырак иде дип мактанышуга татфакны чөеп, журфакны яманлауга кайтып калды.

Хатыйп Миңнеголов фикерен КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Рамил Мирзаһитов куәтләде:

Кызганыч, соңгы 5-6 елда башта алган биеклекне югалттык. Мәскәү ел саен бюджет урыннарын киметеп килә

– Без бер бүлек булып оешканчы Казан дәүләт университеты һәм Татар дәүләт һуманитар педагогия институты бергә студентларны 70 бюджет урынына кабул итә идек. 2011 елны ике уку йорты кушылгач безнең мөмкинлекләр артты. Кызганыч, соңгы 5-6 елда башта алган биеклекне югалттык. Мәскәү ел саен бюджет урыннарын киметеп килде. Узган ел филологиягә 70 урын бирелсә, быел бөтен вузга 40 урын калды. Бу чит телләр филологиясенә, рус филологиясенә, татар филологиясенә бергә каралган урын. Филология һәм татар әдәбиятына килсәк, саннар түбәндәгечә: көндезге бүлектә моннан өч ел элек 80нән артык урын бирелгән иде, узган ел 79, быел 54 кенә урын калды.

Соңгы елларда Татарстан хөкүмәте булыша: телләр турындагы канун нигезендә узган елда татар теле һәм әдәбияты буенча башлангыч сыйныф укытучыларын әзерләүче бүлеккә 15 студент алдык, өченче ел да 15 урын иде, быел андый мөмкинлек юк. Бакалавриатка бары тик 35 кенә урын каралган. Башка еллардагы кебек татар теле һәм әдәбияты юнәлешен үстерер өчен берәр мөмкинлек табасы иде.

Рамил Мирзаһитов норматив буенча көндезге бүлекнең 12 студентына һәм читтән торып укучы 120 студентка бер укытучы булырга тиешлеген дә телгә алды. Безнең 4 студентка бер укытучы булган юнәлешләр дә бар иде, диде ул. Быел бу җәһәттән дә хәлләр хөртиләнгән. Хәзер бөтен юнәлештә дә 12 студентка бер укытучы калган, шуннан кыскартулар килеп чыккан.

Югалтуларга, матур сүзләргә төреп бирсәләр дә, күз йомып булмый. Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе мөдире Әлфия Йосыпованың: “2011 елда Казан дәүләт университетының һәм Татар дәүләт һуманитар педагогика университетының ике факультеты кушылып, зур үзәк төзелде. 2016 елның 1 сентябреннән Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе дип атала башлады. Бүгенге көндә бу мәктәптә 662 студент татар теле һәм әдәбияты буенча белем ала. Бу студентлар өстәмә белгечлекләр дә үзләштерә, ягъни, татар теле һәм әдәбиятына өстәп, чит телләр; инглиз, кытай, төрек, гарәп телләрен үзләштерә. Тәрҗемә, мәгълъмати технологияләр, журналистика, этно-дизайн серләренә төшенәләр һәм кулларына ике белгечлек бирә торган диплом алып чыгалар. Хәзерге вакытта бездә кызыклы магистратура программалары тормышка ашырыла”, дип сөйләве аудиторияне кузгатмады, чөнки татар милләте телне генә түгел, йолаларны, гореф-гадәтләрне дә югалтты.

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова шул фикердә:

Дәреслек татарчага тәрҗемә ителгән, ләкин татарныкы түгел ул

– Татарстанда гимназияләр шактый дибез. Ләкин аларның исеме генә бар, җисеме юк. 2нче гимназиядә генә фәннәр татарча укытыла, калганнарында математика кебек төгәл фәннәрне татарча укытучы мөгаллимнәребез юк дип акланалар. "Әйләнә-тирәне өйрәнү" фәне бар. Кызык өчен шуның дәреслеген ачып карагыз әле. Мин аңлыйм, рус та үз милләтен сакларга тырыша, башка милләтләр дә. Һәм менә бу омтылыш дәреслектә ачык чагыла. Татарчага тәрҗемә ителгән ул, ләкин татарныкы түгел. Хәтта бишеген дә латышныкын куйганнар. Оныгым бер көнне кайтты да, "бүген безнең крестов день дигән бәйрәм" дип сөйләде. Дәреслектә язылган, укытучы сөйләгән, бала аңына сеңдергән. Мондый шартларда гаиләдә гореф-гадәт, йолаларны аңлатмасак, без милләт буларак юкка чыгабыз.

Мода каршы артист Рамил Төхвәтуллин исә элек тә мәдрәсәләрдә татарча укытмаганнар, әмма татар телен онытмаган дигән фикер әйтте. Шагыйрь Газинур Морат исә моның белән килешмәвен әйтте. Ул чакта бит безнең мәгариф үз кулыбызда булган, диде ул:

Халыкның 35 проценты үз телен югалта икән, бу милләт юкка чыгачак

– Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз”ын искә төшерегез. Анда татар кешесен инкыйразга илтә торган нибары бер пункт бар, ул да булса, рус телен өйрәнү. Без моңа килеп җиттек, соңгы мәгълүматлар буенча 1 миллион татар кешесе ана теле дип татар телен санамый. Галимнәр исә халыкның 35 проценты үз телен югалта икән, бу милләт юкка чыгачак дигән фикердә тора. Ә без уку йортларын кыскарту белән шөгыльләнеп, үзебезне юкка чыгаруны тагын да тизләтәбез.

Ахырдан Азатлык янә Хатыйп Миңнегуловка мөрәҗәгать итте. Ул сөйләшүдән канәгать калмавын әйтте:

Конкрет фикерләр ишетелмәде. Бу проблемга комплекслы карарга кирәк

– Бөтен сүз абитуриентларны кызыксындыруга кайтып калды. Татар филологиясе һәм аның язмышы дигән темага сөйләшү көткән идем. Чөнки бу милләт язмышы белән бәйле. Конкрет фикерләр ишетелмәде. Бу проблемга комплекслы карарга кирәк. Милли мәгарифне мәктәптән алып вузгача кайгыртырга кирәк. Ә без алданып яшәвебезне дәвам итәбез. Һавада эленеп калганын белә торып матур сүзләр сөйлибез.

Язучы Вахит Имамов та төшенке кәефтә булуын җиткерде:

бу факультет кына милләтне саклап кала алмый. Дөресен генә әйткәндә, хәзер ул факультет калмады да инде

– Һәрбер сөйләшүнең максаты булырга тиеш. Монда максат шушы даирә өчен генә яраклы. Алар истәлекләр сөйләп вакыт үткәрделәр. Филологиягә бизнес өчен дә, җырчы, тамада булыр өчен дә килмиләр. Монда милләтен саклап калырга дип киләләр иде. Бүген бу факультет кына милләтне саклап кала алмый. Дөресен генә әйткәндә, хәзер ул факультет калмады да инде. Мәскәү урынны кыскарта дип зарланышып утыралар, спортка һәм башка өлкәләргә акча табылганда, татар теленә өстәмә урыннар билгеләргә акча табылмауны мин аңлый алмыйм.

Шунысы да бар, сөйләшүдә шушы проблемны хәл итәрдәй кешеләр катнашмады. Хәер, дүртенче тапкыр үткәрелә торган бу дискуссияләр мәсьәләне хәл итәр өчен түгел, пар чыгару өчен генә үткәрелә бугай. Резолюция кабул ителеп, сорау-мөрәҗәгатьләр түрәләргә җибәрелә дип игълан ителсә дә, җаваплар килүе, аларның эчтәлеге турында бернинди игълан булмады.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG