Accessibility links

пәнҗешәмбе, 17 август 2017, Казан вакыты 06:39

Русиянең Төркиядәге илчесе итеп Русия тышкы эшләр министрлыгының Ситуация-кризис үзәге департаменты җитәкчесе Алексей Ерхов билгеләнде. Бу хактагы фәрманны президент Владимир Путин имзалаган.

Ерхов 2016 елның декабрендә үтерелгән Андрей Карлов урынында эшләячәк. Русия тышкы эшләр министрлыгында департамент җитәкчесе булып билгеләнгәнчегә кадәр 2010-2015 елларда Ерхов Истанбулда Русиянең баш консулы булып торган иде.

Русиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов былтыр 19 декабрьдә Әнкарада фотокүргәзмә ачылышында чыгыш ясаганда атып үтерелде. Үтерүче – 22 яшьлек полиция хезмәткәре Мәүлет Алтынташ үзе дә шунда ук атып үтерелде. Атканнан соң Алтынташ Русиянең Сүриядәге гамәлләрен хөкем итүче сүзләр кычкырды. Русия тышкы эшләр министрлыгы бу хәлне террор һөҗүме дип атады. Карловка үлеменнән соң Русия каһарманы исеме бирелде.

XS
SM
MD
LG