Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 10:44

"Татнефть" ширкәте "Укртатнафта" эше нигезендә Украинадан аласы бурычлары булуын белдерә һәм Мәскәүдәге Украина илчелеге бинасын сорый. Киев әлеге йорт дипломатик кагылгысызлык хокукына ия, шуңа күрә биреп булмаячак, дип белдерә.

20 июньдә Мәскәүнең арбитраж мәхкәмәсендә "Татнефтьнең" Украинага карата дәгъвасына багышланган беренчел тыңлаулар узды. "Татнефть" "Укртатнафта" эше нигезендә 144 миллион доллар компенсация түләүне таләп итә.

Татарстан нефть ширкәте бурычлар өчен Мәскәүдәге Украина илчелеге урнашкан бинаны сорый, дип яза РИА Новости. Ләкин Украина юстиция министрлыгы вәкиле сүзләренчә, әлеге бина дипломатик кагылгысызлык хокукына ия, аны компенсация өчен түләү буларак кулланып булмый.

"Татнефть" вәкиле Украинаның Мәскәүдәге тагын бер бинасына игътибар итүне сорый. Ничек кенә булмасын, арбитраж бары тик халыкара мәхкәмәнең карарын тану мәсьәләсен генә карый, дип белдерә ширкәт юристы. "Кайсы милек алыныр, анысы хәл ителми. Анысы карарны үтәү стадиясендә генә хәл ителәчәк. Бинаны алып буламы, юкмы икәнен тәфтиш ачыклаячак", ди юрист .

2014 елны арбитраж "Татнефть" файдасына карар кабул итте һәм Украина Татарстан ширкәтенә 112 миллион доллар һәм процентлар түләргә тиеш дигән карар чыгарды. Шул ук елны Украина Парижның Аппелляция мәхкәмсендә әлеге караны шикаять итте. Париж мәхкәмәсе карарны гамәлдә калдырды.

Акчалар түләнмәү сәбәпле, "Татнефть" быел яз Мәскәүнең Арбитраж мәхкәмәсенә һәм Лондонның Югары мәхкәмәсенә арбитраж карарын мәҗбүри үтәтү турында мөрәҗәгать иткән иде.

Украина юстиция министры Павел Петренко ул вакытта халыкара арбитражның карарын гамәлдән чыгару өчен бөтен кануни алымнарны кулланачакбыз дип белдерде.

"Укртатнафта" ширкәте 1994 елны Украина һәм Татарстан президентлары фәрманы белән төзелде. Төп максат - Кременчуг заводын елына 18 миллион тонна нефть белән тәэмин итү. Башта Татарстан "Укртатнафта" ширкәтенең 55 процент хиссәсе хуҗасы иде. Бу хиссәләр республиканың җир милеге министрлыгы, "Татнефть" Seagroup International һәм Amruz Trading AG ширкәтенә карады.

2008-2009 елларда Украинаның Югары мәхкәмәсе һәм Полтава өлкәсенең хуҗалык мәхкәмәсе барлык хиссәләрне Татарстаннан алып, "Укртатнафта" белән идарә итүне тулысынча Украиннар кулына тапшырды.

XS
SM
MD
LG