Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар энциклопедиясенең онлайн варианты булачак"


"Татар энциклопедиясенең электрон вариантын эшләргә җыенабыз"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:19 0:00

Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре татар энциклопедиясенең электрон вариантын эшләргә җыенуларын белдерә.

22 июнь Татарстан фәннәр академиясенең Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институты татар телендә "Татар энциклопедиясенең" 5нче томын тәкъдим итте. Әзерләүче галимнәр "Татар энциклопедиясе"н татар халкының һәм Татарстанның борынгы чордан алып безнең көннәргә кадәр тарихын яктырткан фәнни универсаль басма дигән фикердә.

Бишенче томда "Р", "С", "Т" хәрефләренә башланган төшенчәләргә 3824 мәкалә урын алган. Институт җитәкчелеге бу басма урыс телендә чыккан энциклопедиянең тәрҗемәсе генә түгел, аңа йөздән артык яңа мәкалә өстәлде, күбесе яңартылды, яңа мәгълүматлар белән тулыландырылды ди.

Энциклопедиянең беренче томнары 90нчы елларда ук чыга башлаган иде. Урыс һәм татар телендә барлыгы 6 том чыгару планлаштырылган.

Институт башлыгы Искәндәр Гыйләҗев "энциклопедия чыгару җиңел, башкаларның материалларын туплау гына дигән" сүз белән килешми. Мондый басма үзе дистәләгән фәнни эшкә тора ди ул. Бер яктан, галим яңа басма турында горурланып сөйләсә дә, икенче яктан, аның бүгенге көндәге вазгыятькә борчылуы сизелде. 5нче томның бары тик 500 данә генә басылуы да кәефне төшергән. Моңа кадәр чыккан томнар 2000-3000 тираж белән чыккан. Моның сәбәбен ул финанс кыенлыкларына бәйләде.

"Институтта кадрлар проблемасы да бар", ди Гыйләҗев. Элегрәк штатта 109 кеше эшләсә, хәзер хезмәткәрләрнең саны 55кә калган. Алар арасында яшьләр юк диярлек. "Аларны институтта хезмәт хакы да, эш перспективасы да кызыктыра алмый", ди ул.

Энциклопедия институты галиме Фәрит Ялалов сүзләренчә, алар чыгарган басма белән миллионлаган кеше кызыксына. Шуңа күрә йөзләгән, меңләгән данә бастырып кына халык ихтыяҗын канәгатьләндереп булмый.

Заманында энциклопедия институты урыс телендә чыккан дүрт томны "Татар иле" сәхифәсендә урнаштыра килгән. Ләкин, Ялалов сүзләренчә, алар белән тотрыклы эш барып чыкмаган. Институтның киләчәген ул электрон энциклопедиягә күчүдә күрә. Бүгенге көндә әлеге зур проектның програмы әзер. Исеме дә билгеле – Tatarica 2.0 онлайн энциклопедиясе. Бу проектны тормышка ашыру өчен институт республика җитәкчелеге, мәгариф министрлыгы белән сөйләшүләр алып бара. Әмма аны тормышка ашыру вакыты әлегә билгесез.

Ялалов сүзләренчә, Русия күләмендә әлегә мондый онлайн энциклопедия булдырылмаган. Шуңа да алар инглиз телендәге Encyclopedia Britannica сәхифәсен үрнәк итеп алмакчы. Онлайн энциклопедиядә мәгълумат ике телдә - татарча һәм русча биреләчәк. Киләчәктә сәхифәне инглиз теленә дә тәрҗемә итү теләкләре бар.

"Татар энциклопедиясе"ндәге беркадәр мәгъүлүмат биш елдан биш елга үзгә. Искәндәр Гыйләҗев сүзләренчә, басма вариантны чыгару бик авыр, һәм дә кәгазь басмага үзгәргән мәгълуматны кертү мөмкин түгел. "Электрон вариантта бу күпкә җиңелрәк булыр иде, хаталар табылган очракта аны тиз арада үзгәртү мөмкин булыр иде", ди ул.

Бүген институт хезмәткәрләре татар энциклопедиясенең 6нчы йомгаклау томын әзерли. Соңгысы булганга бу басманы әзерләү авыррарк булачак ди институт җитәкчелеге.

XS
SM
MD
LG