Accessibility links

җомга, 28 июль 2017, Казан вакыты 09:47

23 июнь Казанның Ислам мәдәнияте музеенда Европа белән татар бәйләнеше тарихын тасвирлаучы уникаль күргәзмә ачылды. Мәрҗани исемендәге Тарих институы галимнәре белдерүенчә, бүгенге көндә Германия, Польша, Литва һәм башка Европа илләре архивларында татар тарихына караган меңләгән тикшерелмәгән материал саклана. Ният - татарларны шушы чыганаклар белән таныштыру, ди алар.

Күргәзмәне оештыручы Тарих институты галиме Марат Гыйбатдинов сүзләренчә, Пруссия дәүләте башта татарлар, соңрак төрекләр белән танышкан.

“Берлинга килгән беренче илчелек Кырым татарлары илчелеге булган. Моннан йөз ел узгач кына госманлы вәкиле килә. Пруссиянең татарлар белән беренче танышуы сугыш аркылы булган. XIII гасырда монгол яулары вакытында зур курку булган, кайбер шәһәрләрдә татарлардан сакланыр өчен махсус диварлар корганнар. Башта алманнар татардан куркып торган. Әмма әкренләп үзара мөнәсәбәт киңәя барган. Польша җирләре Пруссиягә кергәч, Польша гаскәрендә хезмәт иткән татарларны Пруссия гаскәренә дә кабул итә башлыйлар.

Европа илләрендә һәр патша үз гаскәрендә татар җәйдакларын күрергә теләгән. Бу хәрби моданың бер өлеше булган. Татар җәйдаклары элитар гаскәриләрдән саналган

Татарлар бик яхшы сугышчы булган. Шуңа күрә күп кенә Европа илләрендә һәр патша үз гаскәрендә татар җәйдакларын күрергә теләгән. Бу хәрби моданың бер өлеше булган. Татар җәйдаклары элитар гаскәриләрдән саналган. Мәсәлән, Петр I Фридрих Iгә егермедән артык татар сугышчыcын бүләк иткән. Алар Пруссиядә беренче мөселман өешмасын оештырган. XVII-XVIII гасырда татар җәйдаклары иң абруйлы дипломатик бүләк саналган. Вакыт узгач Пруссиягә киткән татар хәрбиләренең бер өлеше туган якларына кайткан, әмма бер өлеше Германиядә төпләнеп калган, аларның туганнары әле дә анда яши”, ди Марат Гыйбатдинов.

Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов, әлеге күргәзмәне булдыруда Германия галимнәренең өлеше зур ди.

Европа архивларында татар турында әле меңләгән өйрәнелмәгән чыганаклар саклана

“Бу чыганакларны безгә алманнар бирде, югыйсә без алар турында белмәгән дә булыр идек. Мондый үзара хезмәттәшлек безнең өчен бик файдалы. Европа архивларында татар турында әле меңләгән өйрәнелмәгән чыганаклар саклана, алга таба эшлисе эшләр күп әле”, ди Хәкимов.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты җитәкчесе Искәндәр Гыйләҗев - озак вакыт алман белән татар мөнәсәбәтен өйрәнгән галим. Аның фикеренчә, бүген Европада исламның дәрәҗәсен аңлап бетермиләр.

Европада ислам тарихы берничә гасыр дәвам итә. Ислам илләре вәкилләре Европада моннан 500 ел элек урнаша башлаган

“Европада күп кеше ислам динен өстен-өстен генә күзаллый. Имеш, соңгы 20-30 ел эчендә мигрантлар килеп урнашкан да, Европа өчен чит, дошманлы күренеш булган исламны тарата башлаган. Әмма бу фикерләр - наданлык галәмәте. Чөнки Европада ислам тарихы берничә гасыр дәвам итә. Германия канцлеры Ангела Меркель үзенең бер чыгышында, ислам - тормышыбызның бер өлеше, диде. Димәк ул бу хакта белә. Ислам илләре вәкилләре Европада моннан 500 ел элек урнаша башлаган.

Бу халыкара, сәяси, сугыш мөнәсәбәтләре белән бәйле. Германия Польша, Литва татарлары, Русия дәүләте, Казан ханлыгы белән элемтәдә торган”, ди Гыйләҗев.

Оештыручылар сүзләренчә, күргәзмәнең тагын бер уникаль ягы - биредә бер гасыр элек яздырылган аудиоязмаларны тыңлау мөмкинлеге бар. Мисал өчен, Гаяз Исхакыйның Идел-Урал дәүләте турында сөйләвен, алман лагерьләрендә көн күргән татар солдатлары оештырган ансамбль җырларын, алман телендә Муса Җәлил шигырьләрен ишетеп була.

Күргәзмә Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеендә бер ай дәвам итәчәк.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG