Төркиядәге Коджаэли үзәге рәисе, кырымтатар эшмәкәре Вефа Ибраим Араджының ярдәмчәсе Фәрит Топлу Азатлыкка әйтүенчә, алар Кырымга ифтарлар үткәрергә ел саен кайта.
"Быелгы кайтуның тагын бер максаты - Төркиядәге кырымтатар үзәге әгъзаларыннан җыелган фитр садакаларын тупладык. Бу ел бу садакалар рекорд дәрәҗдә куп җыелды. Без акчаларны Кырымдагы мохтаҗ гәиләләргә, авырулар, өйләре янган, факыйрьләргә тараттык" ди Фәрит әфәнде.
"Без Кырымга ун елдан бирле киләбез. Элек кырымтатарлар Кырымда яхшы яши иде, ләкин Кырым басып алынган соң аларга авыр булды. Иншаллаһ, киләчәктә яхшы булыр. Без бу ифтарларны, фитр һәм садакаларыбызны Кырымда яшәгән милләтәшләребезгә бирәбез, башка үзәкләр кебек Украинада яшәгәннәргә бирмибез" дип аңлатты ул.
Фәрит Топлу сүзләренчә, Кырым басып алынганга кадәр Төркиядәге кырымтатар үзәкләре вәкилләре, юлбашчылары Кырымга Рамазан аенда, бәйрәм намазларына еш килгән, ләкин Кырым басып алынганнан соң килми башлаган. "Безнең Коджаэли үзәге Кырымга даими килә, корбаннарыбызны да Кырымда чалачакбыз" ди ул.
Белешмә. Коджаэли кырымтатар үзәге рәисе Вефа Ибраим Араджы элеке елларда гаилә корырга ниятләнгән дистәләрчә мохтаҗ кырымтатар яшьләренең барлык туй чыгымнарын каплап, Кырымда туйлар үткәрде, Лондонда вафат булган, Кырымга китерелеп җирләнгән танылган кырымтатар язучысы Дженгиз Дагджының каберенә кабер ташы куйды, кырымтатар милли уен кораллары студентлар оркестрына Төркиядән уен кораллары җибәрде, “Кырым” фондына 100 мең доллар ярдәм күрсәткән иде. Ул Акмәчеттә кырымтатар музее, китапхәнәсе, мили нәшерләр, мәдәни үзәкләр бер урында туплансын дип берничә катлы бина төзү өчен Кырымда сөйләшүләр алып барган иде. 2014 елдан соң бу эш тукталып калды.