Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарларда ифтар фикерләшү урынына әйләнде


Ифтар акшамында катнашучылар
Ифтар акшамында катнашучылар

19 июнь Акмәчеттә кырымтатар зыялылары ифтар акшамы үткәрде. Галимнәр, язучылар, сәнгать, мәдәният вәкилләрен Исмаил Муфтий-заде исемендәге гыйлем һәм мәгарифне үстерү вакыфы җыйды.

"Безнең максатыбыз - гыйлем, сәнгать, мәгариф ияләрен җәмгыять өчен кирәкле һәм уңышлы итү", диде вакыфның җитәкчесе Мухаммед-Али Сулейманов.

Чарада кырымтатар теле, әдәбият тарихы, мәгариф хакында галимнәр Айдер Меметов, Нариман Абдульваапов, "Магариф" берләшмәсенең рәисе Сафуре Каджаметова чыгышлар ясадылар. Сүз остасы Риза Юсуф Бекир Чобан-заденың "Туган тел" шигырен укыды, "Кырым" фольклор ансамбле дини эчтәлекле әсәрләр башкарды.

"Кырым" фольклор ансамбле
"Кырым" фольклор ансамбле

​Чара барышында Исмаил Муфтий-заде вакыфының тарихы хакында кыска видеофильм күрсәтелде, Мухамед-Али Сулайманов аның эшчәнлеге хакында чыгыш ясады, вакыфның сайты күрсәтелде.

Ифтардан ике сәгәть алда башланган бу чарада кырымтатар зыялылары хәзерге вазгыятьтә халыкны саклап калу мәсьәләләре, аның киләчәге хакында фикерләре белән уртаклаштылар. Шулай итеп, ифтар дини бер чара булса да, монда кырымтатарларның дөньяви мәсьәләләре хакында сүз барды.

Исмаил Муфтий–заде вакыфы үткәргән ифтар да шундый ук форматта үтте дияргә мөмкин.

1897 елда оешкан Кырым мөселман хәйрия җәмгыятенең башында Исмаил Муфтий–заде һәм Исмаил Гаспринский торганнар. Беренче җыелышта катнашкан 64 кешенең 34е бу җәмгыятькә керү хакында гариза язганнар. "Тәрҗеман" газеты мөхәррире Исмаил Гаспринский җәмгыятьнең кыскача максатларын сөйләгән, җәмгыятьнең рәисе итеп Исмаил Муфти-заде сайланган. Вакыф туплаган акчаларга мохтаҗ мөселманнарга матди ярдәм аерылган, Акмәчеттә мәктәп төзелгән, кырымтатарлар арасында халык мәгарифе җәелдерелгән.

"Кырым" фольклор ансамбле
"Кырым" фольклор ансамбле

Акмәчеттә яңадан эшли башлаган бу вакыф җитәкчәләре заманча технологияләрне кулланып, бу эшкә галимнәр, язучылар, мәдәният, сәнгәть әһелләре, кырымтатар эшмәкәрләрен җәләп итмәкче булалар.

Акмәчеттә үткән ифтарда Мәскәү эшкуарлары да катнашты.

2014 елдан башлап кырымтатарларның төрле чаралары, җыелышлары тыела башлаганнан соң, ифтарлар, күмәк дога мөрәсимнәрендә башта килеп чыккан мәсьәләләр хакында сүз алышу бара, аннары чара үзе үтә.

XS
SM
MD
LG