Accessibility links

җомга, 24 ноябрь 2017, Казан вакыты 08:32

23 июнь Казанда "Татарстанның милли-төбәк шартларында гаилә институтының тотрыклылыгы" дигән фәнни-гамәли конференция узды. Чарада гаилә тотрыклы булсын өчен нинди чаралар күрергә кирәк дигән мәсьәлә тикшерелде.

Татарстанда соңгы 20 ел эчендә халык саны берникадәр артуга карамастан, рәсми язылышып гаилә коручылар саны 32 процентка кимегән. Татарстан министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева “Татарстанның милли-төбәк шартларында гаилә институтының тотрыклылыгы” фәнни-гамәли конференциясендәге чыгышында шундый мәгълумат китерде.

“Бүген илдә һәм Татарстандагы гаилә һәм демография торышы безгә ошап бетми. Балалар азрак туа – яңа туган сабыйларның саны быел узган елга караганда 70 меңгә кимрәк. Гыйнвардан майга кадәр вакыт аралыгында Татарстан халкы нибары 173 кешегә генә арткан. 1990нчы еллар ахырында балалар бик аз туган, һәм хәзер без моның нәтиҗәсен күрәбез”, дип билгеләп үтте ул.

Рәсми теркәләгән гаиләләр саны кими. Татарстанда бер елда аларның саны 16 процентка кимегән

“Икенче начар күренеш – аерылышулар күп. Рәсми теркәләгән гаиләләр саны әкренләп кими бара. 2016 ел нәтиҗәләренә карасак, 2015 ел белән чагыштырганда аларның саны 16 процентка кимегән. Һәм мондый үзгәрешләр бөтен Русия җирлегендә күзәтелә”, дип өстәде Шәвәлиева.

Бу тикшеренүләр вакытында катнаш никахлар мәсьәләсе караламы, андый гаиләләр еш таркаламы – белеп булмады, чөнки Шәвәлиева, кунакларны озатырга кирәк дигән сәбәп белән, Азатлык биргән сорауга җавап бирүдән баш тартты.

Шулай да республиканың кайбер районнарында катнаш никахлар буенча исәп алып барыла икән. Мәсәлән, Түбән Кама районы ЗАГС идарәсе башлыгы Бэлла Махотина Азатлыкка бер милләт кешеләре арасында корылган гаиләләр һәм катнаш никахларда булган аерылышулар статистикасы махсус алып барыла дип аңлатты.

Иң күп аерылышулар саны – рус парлары арасында, икенче урында – катнаш никахлар, өченче урында – татарлар

“Без моны тикшердек. Рус парлары, татар парлары һәм рус-татар кешеләре арасындагы никахларның никадәр тотрыклы булуын белергә теләдек. Нәтиҗәсе минем өчен көтелмәгән булып чыкты. Иң күп аерылулар саны – рус парлары арасында, икенче урында – катнаш никахлар, өченче урында – татарлар”, дип сөйләде ул. Түбән Кама районында катнаш никахлар саны якынча 20 процент тәшкил итә икән.

“Гаилә корганда милләт мәсьәләсе бик мөһим – һәркемнең үз гореф-гадәте, дине, озак еллар буе оешкан яшәү рәвеше. Әлбәттә, моны искә алырга кирәк. Ләкин “катнаш никахларга керергә кирәкми” дигән сүзне мин беркайчан да әйтмәячәкмен”, диде ул.

Белгечләр ачыклаганча, хәзер яшьләр бик иртә өйләнешергә ашыкмый. Элегрәк кызлар 25 яшькә кадәр кияүгә чыгып калырга тырышса, соңгы елларда кияүгә чыгучыларның уртача яше 25тән артып китә. Егетләр исә 30 яшьләре тулмыйча өйләнми. Беренче балаларын да кызлар соңрак таба башлаган – уртача 25-29 яшьтә. Соңгы егерме елда Татарстанда халык саны бераз артып барса да, никахлар саны 32 процентка кимегән. Тагын бер гадәти булмаган күренеш – баланың әтисен ачыклау очраклары 146 процентка арткан.

Русиядә соңгы 25 елда парсыз яшәүне өстенрәк күрүчеләр саны өч мәртәбә арткан

“Бу саннарга карап, без хәзер гаилә һәм никах институтының форма ягыннан зур үзгәрешләр кичерүен күрә алабыз. Чирек гасыр эчендә парсыз яшәүне өстенрәк күргән русиялеләр саны өч мәртәбә арткан”, дип белдерде Альбина Шәвәлиева.

Белгеч сүзләренчә, дәүләт төрле икътисади чаралар аша бала туу санын арттырырга тырыша. Декрет яллары бирү, пособиеләр кертү аркасында 1980нче еллар ахырында халык күпләп арта башлаган. Соңрак ана капиталы түли башлау да шундый нәтиҗә биргән – 2007 елдан башлап илдә туучы балалар саны кискен арткан.

Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Флүрә Илдарханова да кызыклы гына саннар китерде. “Халык арасында без сораштыру уздырдык. “Татарстанда яшәүче гаилә тотрыклы булсын өчен нинди чаралар күрергә кирәк”, дип сорадык. Җавап бирүчеләрнең күпчелеге матди якның тотрыклы булырга тиешлеген әйтте. Яшьләрнең 44 проценты “фәкыйрьлек белән көрәш, яшь һәм ярлы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтү”, 32 проценты халыкның мәдәни тәрбиясен арттыру кирәк дип саный, шул ук сандагы кеше яшьләрнең никахка җаваплы караулары мөһим, ди. 23 проценты гына яшьләрне өлкәннәргә, милли һәм гаилә гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карарга өйрәтергә кирәк, дип җавап биргән.

Яшьләрнең күбесе гаилә матди яктан тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителсә, бәхетенең рухи ягы үзенннән-үзе җайлана дип саный

“Шулай итеп, сораштырган яшьләрнең күбесе гаилә матди яктан тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителсә, бәхетенең рухи ягы үзенннән-үзе җайлана дип саный”, дип ассызыклады Илдарханова. Шулай ук ул тагын бер әйбергә тукталды. Бүгенге мәктәп яшендәге егетләр һәм кызлар ике-өч балалы зур гаиләләр төзергә теләсәләр дә, ир белән хатын арасында мөнәсәбәтләр ничек корылганын бөтенләй күз алдына китермиләр, ничек итеп уртак хуҗалык алып барырга кирәклеген дә белмиләр.

Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, укучылар мәктәп програмына гаилә турында фән кертүне сорый. Мәсәлән, гаилә алып бару турында предмет яисә фамилистика. “Мәктәп яшендә үк балаларның ике-өч баладан торган зур гаилә төзергә теләкләре булуы шатландыра. Гаиләдә бердәнбер бала булып үскән кешеләрнең тулы бер буыны барлыкка килде, шуңа алар энесе яисә сеңлесе булуын тели. Яшүсмерләр өчен гаилә иң зур кыйммәт. Шул ук вакытта яшьләр гаилә әгъзалары арасында нинди шәхесара мөнәсәбәтләр булырга тиешлеген күз алдына да китерми. Мәсәлән, ир белән хатын яисә ир, хатын һәм балалар нинди мөнәсәбәтләр корырга тиеш? Шуңа күрә мәктәп яшендәгеләрнең уку програмына гаилә хакында өстәмә предмет кертергә теләүләре кирәкле әйбер. Мәктәп укучылары үзләре бу предметны “гаилә һәм хуҗалыкны алып бару” дип атыйлар. Безнең үзәк Мәскәү белгечләре белән берлектә фамилистика дип аталган махсус програм эшли башлады”, дип сөйләде Илдарханова.

Гаиләдә бердәнбер бала булып үскән кешеләрнең тулы бер буыны барлыкка килде

Бу тәкъдимне Татарстан президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева да яклады. “Элек бу предмет “Гаилә тормышы этикасы һәм психологиясе” дип атала иде. Хәзер – фамилистика яки “Гаилә кору”. Ничек аталса да барыбер, әмма мәгънәсе шул килеш кала – ул предмет безнең балаларыбызга бәхетле булырга ярдәм итәргә тиеш. Аларны тулы һәм тату, аңлашу хөкем сөргән гаиләдә яшәргә өйрәтергә кирәк. Сәламәт, тулы гаиләне төзү һәм шундый гаиләләр булдыруга чакыру, пропагандалау – катлаулы, бөртекләп эшләнә торган эш. Ләкин без моны булдыра алабыз дип уйлыйм. Һәм берникадәр вакыттан соң уңай якка үзгәрешләр булыр”, дип ышаныч белдерде Фазлыева.

Татарстан Фәннәр академиясенең гаилә һәм демография үзәге Мәскәү белгечләре белән шундый дәреслекне яза да башлаган икән.

Ә менә Актаныш районында гаилә дәресләрен ЗАГС хезмәткәрләре үзләре оештырган. ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева бу дәресләр аерылышуларны булдырмаска ярдәм итә, ди. “Безнең ЗАГС бүлеге каршында гаилә мәктәбе дәресләре оешты, анда психологлар, дин әһелләре катнаша. Бу әйбергә без бик җитди карыйбыз. Яшьләр бик теләп йөриләр. Бу – гаилә кору дәресләре”, дип сөйләде ул Азатлыкка.

“Халыкның әкренләп Казанга күченә башлаган чорларында ук гаиләнең үзгәрешләр кичерә башлавын күрербез”

Конференциядә министрлар кабинеты каршындагы архив идарәсе җитәкчесе Ирада Әюпова да катнашты. Чыгышларны тыңлаганнан соң ул, күңеле нечкәреп китеп, үз гаиләсенең тарихын сөйләп үтте.

Элек гаилә нигезендә матди кыйммәтләр, байлык түгел, ә ярату, бер-береңне аңлау, җан якынлыгы яткан. Матди кыйммәтләргә нигезләнгән никах, һичшиксез, таркалачак

“Әти-әнием бүген яшәсә, мөгаен, аерылышкан булырлар иде. Алар Бакуда яшәгән. Әтием эшсез калгач, туган ягына кире кайткан. Өч миллион халкы булган Бакуда, шәһәр үзәгендә өч бүлмәле фатирында торырга күнеккән әнием әти артыннан Норлатка, кеше өендәге бер кечкенә бүлмәгә кайтып төшкән. Әти караватта йоклаган, чөнки аңа эшләргә, хәл тупларга кирәк булган. Ә әнигә урын – сандык өстендә. Шулай да алар үзләрен бәхетле хис иткәннәр! Беребез дә ул вакытта матди якны уйламады. Чөнки гаилә нигезендә ул вакытта матди кыйммәтләр, байлык түгел, ә ярату, бер-береңне аңлау, җан якынлыгы яткан. Матди кыйммәтләргә нигезләнгән никах, һичшиксез, таркалачак”, дип сөйләде Әюпова. Аның фикеренчә, балаларның кулланучылар булып үсүендә безнең үз гаебебез дә бар. “Балаларның игътибарын кыйммәтле уенчыклар биреп яулыйбыз. Һәркем баласына иң яхшысын бирергә тели – ул бит минем балам. Без бөтен халыкны кулланучылар җәмгыятенә тартып кертү корбаннары булдык”, дип өстәде ул.

Архив идарәсе башлыгы шәһәрләшү процессы барышында гаилә гореф-гадәтләренең төшеп кала башлавын билгеләп узды. Архивларда сакланган мәгълумат шул турыда сөйли.

“Әҗем мәчете метрикаларына карасаң, халыкның әкренләп Казанга күченә башлаган чорларында ук гаиләнең үзгәрешләр кичерә башлавын күрербез. Кешеләрне башка мохитка күчергәч, мөнәсәбәтләр дә үзгәрә башлый – аерылулар арта, гореф-гадәтләр юкка чыга бара. Инкыйлабтан соң кыйммәтләрне киредән карап чыгу башлана, башка социум барлыкка килә. Октябрь инкыйлабының зарарлы ягы шунда булган – кешеләр киләчәген төзегәндә үткәненә, күп еллар буе сакланып килгән гореф-гадәтләргә карамый башлаган. Без яңа систем белән яңа дөнья төзедек”, диде Ирада Әюпова.

Татарстан фәннәр академиясендә узган конференция Татарстанда ЗАГС органнары оешуга 100 ел тулуны билгеләп үтүгә әзерлек кысаларында оештырылды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG